Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Умартачы әтием.

Менә тагын ямьле ,чәчәкле җәй айлары җитте.Бигрәк яратам инде җәйне.Ни өчен дисезме? Баллы җәй ул минем өчен.Әтием умартачы минем.Әтиемнең исеме-Салих. Аның төп шөгыле ул -умартачы. Иң элек бу эшне әтинең әтисе, ягъни безнең бабабыз башлап жибәргән. Умартачы булуның серләрен, бабай әкренләп әтигә дә өйрәткән. Менә ничә еллар буена әтием бу эш белән шөгыльләнә. Элек кортлар әз булганда, умарталар өй янындагы бакчада гына иде.Хәзер әтинең йөздән артык умартасы бар. Шуңа әтием аларны урманга илтте. Бу авыр да, ләззәтле дә эшендә әтигә без дә кулыбыздан килгәнчә булышырга тырышабыз. Мәктәптә укулар бетү белән мин әтием янында кайнашам. Элек кортлардан курка идем. Хәзер өйрәндем инде. Төтен җибәргәч алар тимиләр. Урманда тыныч. Кошлар сайрый,кортлар безелди. Саф һава.Умарталыкта кечкенә генә өй дә бар. Арыгач анда кереп ял итәбез. Кайвакыт мин йоклап та алам. Иң күңеллесе бал аертканда.Ул вакытта ике апамны да алып киләбез. Алар да әтиемә булыша. Арып талып кич кенә өйгә кайткач яңа бал белән чәй эчүләрнең ничек тәмле икән белсәгез иде сез! Эшләп ашагач кына шулай рәхәт, тәмле шул ул. Бу турыда әтием дә гел әйтеп тора.Тырышсан гына уңыш алып була, тырыш булыгыз балалар. Һәр эшегезне ахырынача башкарыгыз , ди ул.

Шаймарданов Илдус Салихович
Возраст: 17 лет
Дата рождения: 01.01.2007
Страна: Россия