XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Укытучыма

Тәмамланды кызык дәресләр,
Соңгы кыңгырау тавышы колакта,
Күзләргә генә һаман тула яшьләр,
Укытучының зирәк сүзләре йөрәктә.

Уйлыйм: беттедәме әллә?
Вакыт, нишләп шулай очасың?
Нәрсә көтә мине алда, нәрсә?
Ә син дәшмисең,бары тик алга чабасың…

Ә мин сагынам мәктәпне, юксынам,
Күңелемдә төрле хисләр гөрли,
Яратам сезне, укытучым, яратам,
Хисләремне генә хәзер беркем ишетми…

Дәресләргә куркып кына керә идек,
Эх, ничек була иде күңелле!
Күпме тапкыр шаярдык, көлдек, елмайдык,
Белем ачкычым минем сихри яшел күзле!

Йомшак йөрәкле, иркен күңелле укытучы,
Чәчәк исеме сезгә ничек килешә!
Безне аңлаучы, юатучы, иркәләп сөюче
Мәңге калырсыз минем хәтеремдә!

Беләсезме,мин, бәлки, бүләк булмаганмындыр,
Үпкәләткән булсам, гафу үтенәм,
Ләкин шундый кояш сыман көләч йөзле кешене,
Һичшиксез, мин беркайчан да онытмам!

Укытучылар дөньяда бик күп алар,
Сезнең кебеге генә юк,
Шуңа күрә тартыла сезгә балалар,
Кояшка чәчәкләр, җәнлекләр тартылган кебек үк.

Бернәрсәне дә үзгәртеп булмый шул,
Вакытны кире борырга иде дә,
Ләкин булмый, булмый, килеп чыкмый шул,
Бары уңышлар гына телим мөһим эшегездә!

Укытучы һөнәре шикәр дә, бал да түгел,
Ачысы да бар, бар татлысы,
Укучылар һәм дә минем өчен калырсыз сез гел
Йөрәгемнең булып яртысы.

Елыйсы, көләсе дә килә,
Төрле вакытлар булды шул,
Тик укытучы гына белем, шатлык һәм көч бирә,
Аның кадерен генә белә күр!

Шуңа күрә барлык укытучыларга
Минем Рәхмәт килә әйтәсем,
Әти-әни бала өчен ничек кирәк булса,
Шулай безгә укытучы кирәк ул!

Эшегездә авырлыклар, киртәләр очраса,
Эшкә куллар бармаса, кәеф бозылса,
Сынауларга бирешергә, җиңелергә ашыкмагыз,
Сез -Укытучы, бик нык кирәк, якын безгә!

Шулай итеп, минем укытучыларга
Һәм дә сезгә яраткан укытучым,
Бары шатлык, исәнлек-саулык, ак бәхетләр
Телисем килә чын күңелдән!

Сезнең тырышлыгыгызга, эшне яратуыгызга,
Сөйкемле, ачык йөзегезгә сокланам,
Шуңа күрә армамын мәңге кабатларга
Рәхмәт, рәхмәт яусын чын күңелдән!

Галавиева Гулия Зуфаровна