Укытучы – изге һөнәр, диләр.
Беләм, нигә алай икәнен:
Укытыр өчен безнең кебекләрне
Күпме көч ул түгә көн саен.
Укытып кайта, эшли өй эшләрен,
Кичләр җитсә – ашарга пешерә.
Ә аннары, беткәч бу эшләре,
Тотына икенче эшенә:
Утыра өстәле артына,
Әзерләнә башлый дәрескә.
Шунда, кинәт, шалтыраталар аңа:
«Апа, өй эше нинди бу дәрестән?
Көндәлектә минем язылмаган,
Әйтегезче», – диеп эндәшә.
Аңлата да барысын сабыр гына
Һәм бирә ул үзенең киңәшен.
Ә сөйләшү моның белән бетми,
Сорашыла кәеф, хәлләре.
Калыр укытучының күңелендә
«Рәхмәт, апа!» – дигән сүзләре…
Укытучы – бөек галим бит ул!
Сабыр, гадел, уңган, белемле.
Бөтен эшкә кулы килеп тора,
Ярдәмчел ул һәм киң күңелле.
Укытучым, назлы кояш кебек,
Һәр күңелгә җылы нур сала.
Һөнәрләрнең юл башы да
Нәкъ менә алардан башлана.
Укытучым! Минем күңелемдә
Җылы бер нур булып калачак!
Укытучы салган якты юлдан
Алга атлый гүзәл Балачак!