Җитте көзләр, матур көннәр
Укулар да башланды.
Мәктәпне дә сагынганбыз
Күңелләр дә шатланды!
Мәктәп бит ул — белем бирә.
Күңелләр канатлана. . .
Беренче сентябрь җитүгә
Тагын уку башлана.
Рәхәтләнеп укыйк дуслар
Белемнәрне арттырыйк.
Тырыш булыйк, батыр булыйк
Яхшылыкка омтылыйк!