Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Уйларның түгелгән мәле…

Август ахыры — кеше күңелендә рухи җәүһәрләр эзләүче ике күренекле якташымның туган көннәре белән билгеле. Егерме беренче августта — иртән йөгерергә чыккан җиреннән 62 яшендә урамда егылып үлгән мәхәббәт шагыйре Харрас Әюпнеке, ә егерме бишенче август — шагыйрь Наис Гамбәрнең дөньяга аваз салган көннәре. Берсе – Түреш егете, ә икенчесе – Бүләкнеке. Казаннан туган авылларына алып кайтып җирләнгән булулары белән бәхетле затлар диясем килә минем аларны.

Шигырь җанлы кеше буларак, алар иҗатын күтәрү — минем төп бурычым. Былтыр Харрас абыйга 76 яшь тулса, Наис Гамбәрнең юбилей елы иде ул чор. Әле уку елы башланмаган. Шулай да туган көнендә Бүләк авылына барып, юбилярның каберенә баш иеп, үзен искә алып кайттык. Ә Харрас абыйның туган нигезенә барып, истәлекләр сандыгын актардык. Күңел төпкелләре тирән икәнен шунда аңладым.

Барысы да үзебездән тора икән! Мин моны Харрас Әюп мисалында язып үтәсем килә. Кеше кадере телдә генә булмасын иде!

Җәйге матур кич. Мин Түрештә, Харрас абый туган нигездә. Дистәләгән еллар бу урында кычыткан, тигәнәк баскан тыкрык булганын белмисең дә! Ә тарихы бик тә аяныч!

Урманга терәлеп торган кечкенә Түреш авылы… Бернинди перспективасыз, юлы да булмаган авыл… Өзек – өзек хатирәләр җебе. Ялгап барам. Әтиләре үлеп, балалары кайсы кай якка таралгач, әниләре Дөрияне апалары үзләренә шәһәргә алып китә. Мөслимдә яшәп яткан Харрас абый гаиләсен дә Казанга чакыралар. Әнисен дә башкалага ияртә шагыйрь. “Таш улакта мөлдерәмә чишмә төсле – шәһәр өйләрендә авыл карчыклары”,- дип юкка гына язмаган икән лә Харрас абый.

Ә нигез? Искереп беткән туган йорт ике йөз сумга утынга сатыла. Шуннан тыкрыкка әйләнә, кычыткан, тигәнәк баса нигезне. Күпләр башыннан узган хәлләр бит бу. Икенче данлыклы авылдашы — Наил Әюповның да ачы язмышы шундый. Алар ичмасам өйләрен башкаларга сатып булса да, нигезләрен саклап калалар. Әмма ике Әюповка да авылларына юллар ябыла.

Бу авыл үз кешеләрен кире тартып кайтара да белә.

Киткәннәрнең җылы аяк эзен

Саклап тора сыман бусага.

Кеше кайта, кайта туган өйгә,

Бик күп сулар аккан булса да, ди Харрас Әюп “Бусага”» шигырендә.

Башта бу нигезгә Харрас Әюпнең апасы Хәкимә кайтып урнаша. Авылдашы Лерон агайга кияүгә чыга ул. 2009 нчы елда исә, җәйге айларда булса да торырга дип, сеңлесе Әлфия ире Хәлил белән авылдан өй сатып алалар. Тыкрыкта яшәп булмый. Бераз соңрак, 2013 нче елда, алтмыш биш яшь чиген узгач, туган нигезләренә бер ел эчендә өй салып керәләр. Инде менә тугыз ел бу өйнең ишекләре кемгә дә ачык.

Истәлекләр күңел түрләреннән агыла да агыла. Өч апасыннан соң туган Харрас Әюп бердәнбер сеңлесен үзе карап үстергән. Әлфия апа сөйләгәннәрдән: “1950 нче елда сугыш яраларыннан әткәй үлгән. Мин биш айлык булып калганмын. Үз гомеремдә бер тапкыр да “әти” дия алмадым. Харрас миңа абый да, дус та, әти дә булган икән. Без бергә уйнап үстек. Яшь аермабыз дүрт ел. Сагынмаган көнем юк аны. Без ирем Хәлил белән хаҗга барганда, абый вафат иде инде. Аны төшемдә күрдем. Дин турында еш сөйләштек аның белән. Ураза тотса да, намазга басмый китте. Төштә исә утыз өч яшьләрдә икән. Оҗмахка эләккәннәр шул яшьтә булалар. Кәгъбәтулла тирәли халык диңгезе һәм 25-30 адым алдарак Харрас бара. Үзе халыктан биегрәк. Күрәсеңме, мин дә монда дигән кебек елмая да…”

Әлфия Ялалова истәлекләре: “Без Факил Әмәк белән бер партада утырып, бер сыйныфта укыдык. Әтием Зәйнак Вәлиев — Күбәк урта мәктәбенең директоры иде. Наил Әюпов та, Харрас та — аның укучылары. Әни вафатыннан соң, әти Казанга күченде. Харрас аны үзенең күрше апасы белән таныштырып кавыштырды. И үпкәләдем инде. Шигырьләрен ачудан укый да алмыйм моның. Әти әйтә: “Ә син аның дүртюллыкларын өйрән!” Гел шулай тукып кына тора. Тәки яраттым шул кыска шигырьләрен. Кышларын укып рәхәтлек алам”.

Харрас Әюп… Минем күңелемдә исә хисле шагыйрь булып калды күрше авыл егете, талантлы каләм иясе Харрас Әюп.

Тынгы бирмәүче буш нигезләр, капка төпләрендәге авыл картлары, сагынуларын болыннарга кайтып таратучы җилләр; чулпы чыңы, чиләк –көянтәләр, көтүченең саллы чыбыркысы тавышын үзләренә ураган моңсу өянкеләр, үткәннәрдән хәтер булып авылны күтәреп килүче, бал исенә һәм моң эченә чумган юкәлек, әнкәйләрнең урак җырын саклаучы арыш басуы, ындыр артындагы җиләклек… Күпме гомер җанын иләсләндереп, берөзлексез үзенә тартып торган төбәк, балачак хатирәләрен, үсмерчак һәм яшьлек елларының бәгырьгә уелган сукмакларын саклаган туган нигезе исән бит әле Харрас абыйның! Күңел шуңа сөенә.

Ә икенче яктан көенә дә… Әнә, Саба китапханәсе Әбрар Кәлимуллин, Түбән Кама театры Туфан Миңнуллин исемен йөртә. Ә бездә? Шагыйрь исемен мәңгеләштерү өстендә районыбыз хакимияте нишли? Бармы районыбызда Харрас Әюп исемен йөртүче урам? Үзәк китапханә аның исемен йөртсә, бик күркәм гамәл булыр иде дә бит…

Еллар аша килгән истәлекләр… Алар белән без яшибез… Ә күп кенә серләр, күңелдә сакланган кыйммәтле мәгълүматлар югала торалар. Җитешәсе иде! Ә мин исә җитештем! Бары бер генә нәрсә әйтәсем килә! Утынга сатылган нигезе булмаса, шагыйрь үз иҗатында туган нигез, туган йорт, туган туфрак мотивларын шулкадәр көчле итеп бирә алыр иде микән?! Юктыр! Ә мин исә Харрас Әюпкә нәкъ үзенчә итеп җиткерәсем килә: “Кайгы – шатлык, сөю-нәфрәтләрдән торган бугай туган нигезең: барысы да кичте синең җаннан – шул туфракта тамырланган гөл син үзең…” Ә бүген исә нигезең – гөлбакча, Харрас абый!

Низамова Аделя Айдаровна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 05.11.2007
Место учебы: МБОУ "Кубяковская СОШ" Муслюмовского МР РТ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Муслюмовский муниципальный район
Город: д. Новые Карамалы