***
Сәхнә уты яктырта,
Миңа түгел,
Мин артта.
Әлегә торам читтә,
Пәрдә каплый,
Ә минем күңелемдә
Инде җылы хисләр.
Сәхнә нурына чыгам,
Ул иркәли,
Мин янам.
Минем дәртем,
Минем уйлар-
Барысы кеше алдында.
Сәхнәдән төшкәч әле,
Беләсезме, шундый хис:
Үзе якты,
Үзе моңсу.
«Кабатланырмы бу мизгел?»
Дип уйланамын һәрбер кич.
***
Яратамын бу көйне-
Тавышыңны хәтерләтә.
Күккә караган саен
Нурлы йөзең искә төшә.
Тояр идем бер мәлгә
Шушы хисләрне кабат,
Ләкин юкка чыкты йөзең,
Болыт күкләрне каплап.
***
Шигырь булам,
Шагыйрь булмыйм.
Укы мине,
Ә мин тыңлыйм.
Уйлан, чыгар хисләрең
Һәм аңларсың:
Иҗат чишмәсе
Ташыганда гына,
Юллармын мин
Сиңа йөрәгем.