Яшәгән ди бер авылда Вәли исемле бер малай. Аның өендә булган ди бер бик зур мич. Ә мичтә кечкенә генә Очкын малае яшәгән ди. Кичләрен Вәлинең әтисе мичкә яккан, ә Очкын малае үзенең дуслары белән утын өстендә күңел ачкан. Котырып –котырып биегәннәр, сикергәннәр, ә бу вакытта утын ялкынланып- ялкынланып көчлерәк итеп янган.
Вәли бу күренешне бик кызыксынып күзәткән, ләкин мич авызыннан барысы да ачык күренеп бетмәгән шул. Көннәрдән бер көнне малай мич капкачын әз генә ачып карарга булган. Очкыннар тагын да күңеллерәк итеп сикергәннәр. Бу искиткеч күренешне күреп Вәли таң калган. Малай капкачны бер ачкан, бер япкан. Ә очкыннар берсен-берсе уздырып , төрле тавышлар чыгарып биешкәннәр, җырлашканнар.
Вәли алардан сихерләнгәндәй күзен дә ала алмаган.Шул вакыт кечкенә Очкын малае мич авызыннан сикереп төшкән дә идәндәге палас өстендә биюен дәвам иткән.Шулкадәр тырышып биегән, артыннан ялкынлы эзләр калдырган ди, хәтта.
Шул вакыт Вәли ниндидер ят ис тоеп, артына әйләнеп караса, әбисенең яшь чагында тукыган паласына ут капкан булган.Ул куркуданмы, әллә өйдә һәркем өчен дә кадерле булган паласка зыян салуданмы, югалып калган. Исенә килеп тиз генә мич капкачын ябып куйган. Ләкин бик соң булган шул. Вәли куркудан нишләргә дә белмәгән.
Бу вакытта Очкын малае үзенә яңа дуслар тапкан. Берсен- берсе уздырып алар яңадан- яңа биюләр уйлап тапканнар, рәхәтләнеп күңел ачканнар. Тик Вәлине бу күренеш инде шатландырмаган.
Бәхеткә шул вакытта ишектә Вәлинең әтисе күренгән. Ул җитез генә өстендәге тунын салып, палас өстендә биюче очкыннар өстенә ташлаган. Бию тәмамланган.Ләкин бу шаян күренешнең истәлеге булып әбисенең паласында куркыныч тап калган.
“Саклана белсәң генә ут -безнең дустыбыз, игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя ул” дип әйтеп куйган әтисе Вәлигә. Чыннан да ут юлында очраган һәр нәрсәне көлгә әйләндерә. Юкка гына әйтмиләр бит “Бурдан кала, уттан берни дә калмый”-дип. Ут кеше кебек уйлый белми шул. Әгәр дә андый сәләте булса, ул яндырмас, көйдермәс иде.Кешеләрне дә хафага салмас, бернисез дә калдырмас , кеше гомерләрен дә вакытсыз өзмәс иде.
Шул күңелсез вакыйгадан соң Вәли мичтәге очкыннарның биюләрен бары тик ерактан гына күзәтә башлаган. Үзенең дусларына да, кечкенәләргә дә ут белән шаярырга ярамаганын һәрвакыт исләренә төшереп торган.