XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тыныч булсын күге җиремнең

Сугыш…

Бу коточкыч сүзне ишетүгә,

Күңелләрдә нәфрәт уяна.

Күпме батыр шунда китеп,

Бер хәбәрсез яуда югала.

 

Кансыз, мәнсез фашист тарафыннан

Утка тотыла  авыл-калалар.

Бер гөнаһсыз  сабый балаларны

Тере килеш утка ягалар.

 

Фашистларның концлагеренда

Бик күп явызлыклар кылына.

Җәлилләрнең , Алишларның башы

Палач балтасыннан чабыла.

 

Минем бабам да бит бу сугышта

Илбасарга каршы көрәшкән.

Ул, үз гомерен биреп,  шул сугышта

Илебез җиңүенә  юл ачкан.

 

Үлгәннәрнең  батыр исемнәре

Һәйкәл булып илгә кайттылар.

Сугыш бетеп  бик күп еллар үтте,

Тыныч  имин таңнар аттылар.

 

Бәйрәм итәбез без илем белән

70 нче язын җиңүнең.

Чын йөрәктән тели һәрбер кеше:

Тыныч булсын күге җиремнең.

Мирзасалихов Айнур Ильшатович