Тып-тын калып, мин тынлыкны тыңлыйм,
Иии бу исәр икән, димәгез.
Тынлык аша табигатьне таныйм,
Дуслар табам анда исәпсез.
Менә үлән арасында кинәт
Чикерткәнең ишетәм тавышын!
Әй сыздыра скрипкасында бүген!
Хайран матур көенең агышы!
Лепер-лепер килеп, күр әле син,
Сер бүлешә бөдрә каеннар.
Алар серен ишетеп калыйк, диеп,
Имәннәр дә бире елыша.
Тынлык бозып, бал кортыбыз гөжли,
Ишетелә канат кагышы.
Тырыш бит ул, көне буе эштә,
Бал җыярга китеп барышы.
Ә биектә, күктә, тургай-дускай
Өздерепме менә өздерә!
Ара-тирә күке тавышы гына
Гомер чиклелеген искәртә.
Тирә-якта бар да шау-гөр килә,
Тик һәркем дә аны ишетми!
Тынлык кадерен белгән кеше генә,
Дөнья ямен шулай тоемлый.