Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Тылсымлы урман

Җәйнең бер матур көнендә Габдулла Тукай музеена Яңа Кырлайга барырга уйладым. Хәзер 21нче гасыр, һәрнәрсә яңартыла, яңалыклар барлыкка килә, шулай ук Яңа Кырлай авылында Ия елгасының ярларын әйләндереп басмалар ясадылар. Хәтта елга аша күпер дә ясап куйдылар. Елга кырыенда су сәпидләре һәм көймәләр тора. Килгән кешеләр шунда йөзә ала. Музей комплексының тирәсенә Габдулла Тукай әкиятләрендәге сыннарны урнаштырганнар. Ул җирнең матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып булмый, шунда барып, үз күзләрең белән күрергә кирәк. Анда килеп керүгә урманның хуш исләре башны әйләндерә, берсеннән-берсе биек, юан, горур агачлар, төрле-төрле куаклар үсәләр.

Шушы матурлыкка хозурланып урманга кереп адаштым да, андагы әкияти күренешләргә тап булдым: Шүрәле гаиләсе белән киселгән агач төпләрендә утырып сөйләшә. Ул хатыны Шүрбикә белән Шүрик исемле улын орышып утыра.

-Ник урманга кергән аучыларны, сакчыларны, гомүмән кешеләрне куркытып, кытыклап йөрисең? – дип сорый әтисе улыннан.

-Син бит үзең шулай уйнап йөри идең, миңа ярамыймы әллә?

-Әйе, бар иде элек андый гөнаһларым, ләкин мин аны начар эш икәнен вакытында аңлап өлгердем, сиңа да алай кыланып йөрмәскә киңәш итәм.

-Ярар, бүтән андый хәлләр булмас – дип әйтеп куйды баласы.

Тагын бераз алга баргач ачык аланны күрдем. Шунда бер матур агач йортка тап булдым. Аның янында якынча минем яшьтәге бер малай зур эт белән сөйләшә, уйный.

-Акбай, мин бит сиңа әйттем яшь килеш арт аягыңда торырга өйрән дип, син өйрәнми калдың! Хәзер ике аякта торырга авыр сиңа, буыннарың ката башлады! – ди малай.

-Син дөрес әйткәнсең, болыннарда уйнап, аунап йөрмәскә иде миңа.

“Эх мескен эт, калган эшкә кар ява шул, вакытында өйрәнеп калырга кирәк барысына да” дип уйлап куйдым. Шул аланны әйләнеп чыктым. Аның икенче башындагы җирдә бер малай кемдер белән сөйләшеп утыра. Яхшырак караган идем, аның кулында күбәләк икән. Вәт малай, эсседән башы китеп, күбәләк белән сөйләшеп утыра бит әй, эше беткән… Ярар, сөйләшеп утырсын, ә мин киттем, кире урман эченә керим.

Барам-барам, берзаман еракка карасам, әлсерәп беткән ике хайван күрәм: сарык белән кәҗә. Сарыкның бер мөгезенә капчык эленгән, икенче мөгезе юк. Кәҗәнең сакалы коелып беткән. Бер-берсе белән бәхәсләшеп баралар, ләкин барыбер як-якларына кемнедер эзләгән сыман карыйлар. Куаклар селкенгәнне күргәч, кинәт туктадылар да, кире борылып чаптылар. Шул куаклардан соры куян чыгып китте, ә мин тагын чыгу юлын эзләргә тотындым.

Бара-бара бер елга буена чыктым. Сул якка борылып, елга буенча алга бара башладым. Таныш җиргә килеп чыктым. Бу бит теге Кырлайдагы Ия елгасы! Менә алда басмалар да күренә. Басмаларга барып җиттем дә, су уртасындагы зур ташта утырган бик чибәр апаны күрдем. Матурлык конкурсларына барса, беренче урынны өйгә алып кайтачак! Ләкин аның аяклар урынында балык койрыгы. Озын чәчләрен кулындагы алтын тарак белән тарап утыра. Аңа карап, сокланудан туктап булмый. Бу – Су анасы. Берзаман ул мине күрде дә, сикереп суга чумды, суның чәчрәүләре хәтта миңа да эләкте. Су дулкыны мине җиргә екты. Бөтен җирем дә чыланды. Күпме йөзтүбән ятканмын икәнен белмим, ләкин уянгач башымны борып күккә карадым, аннары карашым минем өстемдә басып торган бер әбигә төште. Аның кулында ачык шешә иде. Мине аңыма китерер өчен шул шешәдәге суны сиптергән ахры…

-Ах, йокы чүлмәге! Көпә-көндез кем кеше йөри торган җирдә җәелеп ята инде! Тор әйдә, тиз бул! Йөрергә комачаулыйсың! – дип, әрләде мине, икенче кулындагы таяк белән мине төртә-төртә.

Нәрсә булды соң минем белән? Әәә, исемә төшә башлады ахры. Минем башымда бернәрсә булмагач, әсселек кагып, аңымны югалтканмын икән! Әйтте бит миңа әни “кепканы ки” дип, тыңламадым. Күтәрелеп тордым да, теге әбинең миңа усаллык белән текәлеп торганын күрдем. Аңа елмаеп “Исәнмесез!” дидем дә, музейга таба атладым. Чишмәдә су эчеп алдым, бу күренешләрдән айныр өчен битемне салкын су белән юдым. Шуннан өйгә кайтып киттем.

Тукай музейлары бит башка авылларда да бар, киләчәктә анда да барырга максат куйдым.

Дәвамы бар…

Яруллин Рамзиль Фанисович
Страна: Россия
Город: Казань