XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тылсымлы тегермщн

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди әби белән бабай. Алар бик ярлы булганнар. Аларның ашарга ипиләре дә булмаган. Беркөнне әби белән бабай урманга барып имән чикләвеге алып кайтып чәй эчәргә утырганнар. Әби бер чикләвеген кулыннан төшереп җибәргән. Чикләвек идән астына төшеп киткән. Ул идән астында үсә башлаган. Чикләвек идәнгә кадәр үскән.

 шул турыны бабайга түгәрәкләп кисеп алырга кушкан. Аннанры имән агачы түшәмгә җиткән. Бабай түшәмне дә, түбәне дә түгәрәкләп кисеп алган. Агач үсә-үсә болытларга кадәр үсеп җиткән. Бабай чикләвек артыннан агачка менеп киткән. Менә. Менә болытка кадәр менеп җиткән. Бабай болытта да әзрәк йөрегән. Ул чикләвек тапмаган. Аның каршында кул тегермәне очраган. Тегермән өстендә алтын кикрикле әтәчне күргән һәм әтәч белән тегермәнне өйгә алып төшкән. Тегермәнне әбигә биргән, ә әтәчне җибәргән. Бабай әбигә әйткән: Мин чикләвек тапмадым, -дигән. Әби тегермәннәнон тарттырырырга тотынган. Һәм әби әйләндерә генә башлаган, аннан я коймак, я пирог чыккан. Әби белән бабай бик шатланганнар, чәй эчәргә утырганнар.

Бер Заманны әби белән бабайга бер бай килгән һәм ашарга сораган.

Әби әйткән: Коймак кирәкме, — дигән дә тегермәнне әйләндерә дә тегеннән коймак, пирожки чыккан.

Бай шаккаткан һәм әйтә: Әби миңа сат әле тегермәнеңне, — ди. Әби,Сатмыйм, -дия. Бай тегермәнне урлый. Әтәч бай артыннан чаба, ләкин ул тегермәнне ала алмый. Бай сакчыларына әтәчне суга бәрергә куша. Әтәчне тоталар да коега бәрәләр. Әтәч суны эчеп бетерә. Әтәч байга кычкыра. Бай, бир безнең тегермәнне ди Бай күрә дә пешекчегә әтәчне мичкә бәрергә куша. Пешекче әтәчне тота да мичкә бәрә. Әтәч авыз эчендәге суны мичне су белән тутыра, утны сүндерә.

Әтәч тегермәнне алып очып кайтып китә. Шуннан бирле әби белән бабай шатланып яшәгәннәр.

Габидуллин Рамзиль Маратович