Беркөнне Мәдинә ялкау гына урам буйлап атлап барганда, каршысына бер карт кына бабай очрады. Кулына зәңгәр шар тоткан. Бик мәзәк булып күренде бабай Мәдинәгә. Өлкәннәр таяк тотып, я пакет тотып йөриләр. Ә бу бабай шар тоткан. Мәдинәнең кызыксынып караганын күргәч, карт аңа:
— Исәнме, кызым, әллә укудан кайтасың? – дип елмаеп эндәште.
— Әйе, дәресләр бетте безнең, – дип җавап бирде Мәдинә. – Ә сез матур шар тотып кая барасыз?
— Мин иң изге күңелле баланы эзлим, – ди карт.
— Ә сез аның изге күңелле икәнен каян белерсез?
— Минем әзерләп куйган биремнәремне ничек үтәвенә карап, ди карт.
— Минем дә сезнең биремнәремне ишетәсем килә, – ди Мәдинә.
— Ярар, кызым, тыңла: урам буйлап бер әби килә, авыр пакетлар тоткан. Якында гына эскәмия бар. Тик анда балалар телефонда уйнап утыралар, әбинең арганын күрмиләр дә. Син әбигә каршы киләсең, ди, нишләр идең?
— Мин балаларга якындагы уен мәйданчыгында уйнарга тәкъдим итеп, әбине ял иттерер идем, аннан, өенә озатып куяр идем.
— Бик дөрес, балам, әти-әниең сине дөрес тәрбияләгән. Тагын бер очрак булсын, ди, балалар мәйданчыгында бер малай үзеннән кечкенә балаларны кыерсыта, уенчыкларын тартып ала, уйнамаса да, үртәп кенә, бу малайга син нәрсә киңәш итәр идең?
— Уйлап карарга кирәәәк… Мин аңа әйдә бу балаларга кызыклы уен уйлап табыйк, квест биремнәре белән, дип әйтер идем, үзем дә булышыр идем.
— Ярар, башың эшли, үзеңнән кечеләрне һәрчак якларга кирәк, булдырасың! Ә менә бу шар тылсымлы булса, аны шартлатканда әйткән теләк кабул булса, син нинди теләк теләр идең?
Мәдинәнең йөзе кинәт җитдиләнеп китте:
— Безнең күршедә бер кыз яши, ул мәктәпкә укырга йөри алмый, чөнки ул авыру… Мин авырулар терелсен һәм бәхетле булсын, дип теләр идем!
— Изге бала икәнсең, тот шарыңны, теләкләрең кабул булсын!
Мәдинә шарга сокланып торганда, карт күздән дә югалган, күпме эзләсә дә тапмады. Әмма чын күңелдән ышанып, теләк теләп, җирдән нарат энәсе алып шарга төртте. Шар бөтен урамны нурландырып шартлады! Мәдинә үзе дә сизмәстән йөгереп кереп күршеләренең кыңгырау төймәсенә басты. Ишекне сау-сәламәт Әминә ачты. Ул чыннан да терелгән, кислород сулый торган аппараты да күренми иде. Сөенеченнән Мәдинә йөгереп урамга чыкты, тылсымчы картка рәхмәт сүзләрен әйтергә теләде, тик тапмады. Тапмаса да аның күңеле тулы рәхмәте барып җитәчәгенә ышанды.