Принято заявок
434

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тылсымлы чәчәк

Тылсымлы чәчәк.                                                                                                                                                                 

Борын  заманда, яшел матур чәчәкле аланлыкта, бер кечкенә генә өйдә яшәгән ди апа белән сеңел. Аның апасы кечкенәдән үк сәламәт булмаган. Сеңлесе, шундый бәләкәй генә булса да, аның өчен барлык эшләрне эшләп, апасын кайгыртып яши биргән.

Бер  тау бар икән… Ул тауда искиткеч матур чәчәкле тылсымлы бакча бар ди. Анда  үскән барлык үсенте дә тылсымлы икән. Ул искиткуч тылсымлы бакчаны өч башлы, өч гәүдәле явыз аждаһа саклый икән. Ул бакчага беркемне дә үзе аша үткәреп кертмәгән. Кертү түгел, анда менүче кеше дә юк икән. Чөнки  ул тауга менеп җитү өчен, җиде көн, җиде төн кирәк булган. Бу бакчада апасының аякларын дәвалаучы тылсымлы чәчәкне сеңлесенең бик тә алып кайтасы килгән. Апасын  бик тә дәвалыйсы килгән. Бер көн кыз болында чәчәк җыйганда, каршысына тиен очрый. Тиен аннан сорый:

— И,  дускаем, ни кайгың бар, ди. Кыз шунда ук хәлне сөйләп бирә. Тиен булышырга риза була. Алар бергәләшеп шул тауга таба атлыйлар. Аларга анда төрле-төрле җанварлар очрый һәм аларга кушылалар. Алар бергәләшеп шул тауга җиде көн, җиде төн менә. Аждаһа саклап торган урынга килеп җитәләр. Бу  аждаһа узе аркылы тылсымлы бакчага берәүне дә кертми икән.  Аңа  каршы килгән кешеләрне үзенең тылсымын әйтеп тораташ итеп калдыра икән. Кыз аңа бик нык ялынган, ялварган. Аждаһа усал, явыз булса да, кызны бик жәлләгән һәм кызга әйткән:

-Мин сине бу тылсымлы бакчага кертәм, тик бер шартым бар. Мин гомерем буе чылбырда шушы тылсымлы бакчаны саклыйм… –Уң як кырыйда шушы чылбырны өзүче алтын кылыч бар. Шул кылычны кулыңа ал да чылбырны өз.

Кыз риза була. Ул кылычка урелә, тик кылыч алай җиңел генә чыкмый икән. Аңа  бөтен хайваннар да ярдәмгә килгән. Алар бергә-бергә шул алтын кылычны көч-хәл белән тартып чыгаралар һәм чылбырны урталайга өзәләр. Аждаһа  шунда ук канатларын җәеп, кызга рәхмәтләр укып һавага кутәрелә. Һәм шунда ук күздән югала. Кыз һәм җанварлар бергәләшеп тылсымлы бакчага керәләр. Андагы матурлыкка шаккаталар. Кыз үзенә кирәкле тылсымлы чәчәкне алып өенә кайтып китә. Җиде көн, җиде төн кайта. Кайткач та бернәрсәгә карамастан, шул тылсымлы чәчәкнең төнәтмәсен апасына эчерә.

Ике-өч көн узганнан соң, апасы аякка баса. Сеңлесе бик нык шатлана. Апасы нәрсә булганын аңламыйча да кала. Кыз аңа хәлне сөйләп бирә. Апасы бик нык үзенең сеңлесе белән горурлануын аңлата. Һәм  алар бергәләп бик бәхетле яши башлыйлар.

         Шушы көннән башлап ул тылсымлы бакчаны беркем дә сакламый. Кем кайчан тели, шул вакытта кереп йөри ала, шул бакчаның матурлыгына сокланып карый ала башлый. Шушы вакыттан башлап, бу бакчадагы тылсымлы үләннәрне кулланып, бар халык сәламәт яши ди.

 

Закиева Илюза Ришатовна
Страна: Россия