Йоклый алмый ятып торам
Уйларым белән бергә.
Тукай абый,син бит кердең,
Син минем төшләремә.
Тормыш юлың үтте синең
Сикәлтәле юллардан.
Туган телне-татар телен,
Онытмадын һичкайчан.
Замана да һәрвакытта
Борылышын үзгәртә.
Тик шулай да,бар шигырең,
Син безнен йорәкләрдә.
Нәни Апуш-бөек шагыйрь,
Бетмәс синең данлыгың.
Сине һич тә онытмабыз,
Без-синең оныкларың!