Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тукай яши күңелләрдә

Тукай яши күңелләрдә

Кушлавыч, Сосна, Кырлайда

Калган аның эзләре.

Күңелдә һәрчак яңгырый

Тукаебыз сүзләре.

Туган телне кечкенәдән

Өйрәтте яратырга.

Әкиятләрен тыңлап үстек

Алар бик якын безгә.

Тукай яши күңелләрдә

Һәркемнең йөрәгендә.

Туган телне алып бара

Алдагы көнебезгә.

Татар теле-туган телем,

Халкымның горур теле.

Ерак гасырлардан килгән

Ул бөек Тукай теле.

Шул бөек телне сакларга,

Якларга әзер булыйк.

Телебез-безнең киләчәк,

Аның сагында торыйк.

Тукай шигырьләрен укыйм.

Тукай шигырьләрен укыйм,

Кечкенәдән яратып.

Су анасын, Шүрәлене

Тәрәзәмнән каратып.

Кәҗәсенә печән бирәм,

Мин Гали булам бүген.

Үскәч Былтыр булырмынмы?

Әйтә алмамын бүген.

Алтын тарагын урламам

Су анасының, беләм.

Тукай шигырьләрен ятлыйм,

Чын күңелемнән менә.

Тукай шигырьләре миңа

Матурлыкны күрсәтә.

Алар мине яхшылыкка,

Тырышлыкка өйрәтә.

“Гали белән Кәҗәгә”

Кәҗә белән сарык яши

Әби белән бабамда.

Тукай әкиятләрен сөйлим,

Кайткач шулай аларга.

Алар мине аңлый кебек,

Күзләремә карыйлар.

Бүредән курыкмабыз дип,

Кулларымны ялыйлар.

Бабай печән белән сыйлый.

Әби тәмле он бирә.

Мин шифалы су эчерәм.

Сеңлем шатлыктан көлә.

Аларны бик яратабыз,

Көн дә карыйбыз бергә.

Алар Тукай бабабыздан

Килгән кунак бит безгә.

Җәлил һәйкәле янында уйлану.

Җәлил һәйкәле янында

Булдым мин әни белән.

Хәзер аның батырлыгын

Мин инде яхшы беләм.

Кул-аяклар богауланган,

Горур басып тора ул.

Фашист куркыта алмаган,

Аңа буйсынмаган ул.

Көрәштәшләре турында

Сөйләде миңа әни.

Шундый батыр абыйларны,

Белмәгәнмен икән мин.

Хәзер Җәлил шигырьләрен

Без укыйбыз бергәләп.

Мәктәпкә дә йоклап калмам,

Сәгатьне гаепләмәм.

Иптәшләремә дә сөйлим

Җәлил, синең турында.

Муса абый, сиңа килдем,

Ал чәчәкләр кулымда.

Синең алда хөрмәт белән,

Башыбызны иябез.

“Рәхмәт сиңа, Шагыйрь абый,

Онытмабыз!-диябез.

Әни белән мин Болгарда булдым.

Әни белән мин Болгарда булдым

Анда бергә җыен карадык.

Бабаларым яшәгән бу җирләрдә

Үткән тарихыбыз барладык.

Ак мәчеткә кердек, бу җирләрнең

Матурлыгын күреп сокландым.

Шәһәр төзи белгән бабаларым,

Үткәнен да белдем аларның.

Әни сөйләгәчтен ул тарихны,

Горурлыгым артты җанымда.

“Болгар каны ага бездә”-диде,

Сөендем мин аңа тагын да.

Көне буе үткәннәрдә йөрдек,

Күпме кеше килгән бу җиргә?!

Нинди матур, нинди рәхәт монда,

Килербез без монда тагын да!

Лотфуллин Хасан Габделханифович
Возраст: 16 лет
Дата рождения: 22.02.2008
Место учебы: МБОУ "Гимназия 33"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Казань
Город: Казань