Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тукай оныклары без!

Туган телем — татар теле!

Без — Тукай оныклары!

«Туган тел»ен көйләп, әни

Бишек жырын жырлады.

Әбием кечкенәдән үк

Әкиятләрен сөйләтте: Урлашмаска, алдашмаска,

Эш сөяргэ өйрәтте…

Шагыйрьнең гомере кыска,

Тик чирек гасыр булган.

Шушы кыска вакыттан да

Безгә бай мирас калган.

Авыр булган балачагы,

Әни назы күрмәгән.

Кулдан кулга йөрсә дә ул,

Өметлэрен өзмәгән…

Шигъри каләмен чарлаган —

Язган да, язган Тукай.

Курыкмыйча әйтеп сүзен,

Гел алга барган шулай.

Кырлай авылы Тукайның

Иҗатына юл салган.

«Туган авылым» шигыре нәкъ

Кырлайга багышланган.

Тукай — безнең күңелләрдә,

Тукай оныклары без!

Аның шигъри тәлгәшләре

Булыр тормыш өлгебез!

Сибгатова Аделя Айратовна
Страна: Россия
Город: Казань