XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тукай мәңгелек

Кешенең күңелен әрнетмәс

Тукайның язганнары.

Дулкынланып кат-кат укыйм,

“Исемдә калганнар”ын.

 

Ятимлек, усал карашлар,

Базарда сатылу тагы;

Тоташ хәсрәттән торган бит,

Тукайның бала чагы.

 

Балачактан халкы белән,

Бергә яшәгән Тукай.

Яхшы белән яманлыкны,

Өйрәткән аңа Кырлай.

 

Матур итеп искә ала,

Ул җәйге уеннарны.

Сабан туе шатлыкларын

Һәм Кырлай болыннарын.

 

Халыкның авыр тормышын,

Күңел хисен җырлаган.

Онытылмас әдип – Тукай,

Үзенең халкын зурлаган.

 

Шагыйрьнең яшьли үлеме

Булса да тирән яра,

Йөрәкләрдә аның исеме

Мәңгелек булып кала.

Лукманов Айбулат Шамилович
Страна: Россия