XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
ТУКАЙ – БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ!

ТУКАЙ – БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ!

Тукай яши безнең куңелләрдә,

Илһам биреп барча дөньяга.

Бар җиһанга шигъри җаны күчкән,

Моңы күчкән былбыл кошларга.

“Туган тел”не көйләп, теле ачыла

Дөньядагы барлык татарның.

“Әллүки”ен көйләп йоклатадыр

Бишектәге сабый баланы.

Кәҗә-Сарык бәхет эзләп йөри,

Капчыкларын асып аркага.

Тормыш михнәтләре авырлыгы

Алып килә бүреле аланга.

Акбайлары безгә күптән таныш,

Уйнап үстек бергә урамда!

Күбәләкләр куып, җиләк җыеп,

Тәгәрәштек хәтфә болында.

Су анасы Шүрәлесе белән

Һаман керә минем төшемә.

Рәхмәт, Тукай, мең-мең  рәхмәт сиңа,

Иҗатыңа, изге эшеңә!

Кыска гына гомер юлыңда син

Киләчәккә мирас калдырдың.

Тарихлардан безнең көнгә кадәр

Мәңге янмас купер салдырдың.

Безнең чорга туры килде инде

Айфон, интернетлар заманы.

Тик шулай да Тукай “Туган тел”е

Йөрәгендә һәрбер баланың!

Хайруллина Алина Рамилевна
Страна: Россия