Менә тагын авылыма язлар килде.
Язлар алып килде җылылык.
Әти- әни үскән газиз йортка
Бар туганнар бергә җыелдык.
Кышлар буе ятим торган нигез
Капкаларын ачты киң итеп,
Сөйләр сүзләр шундый күп җыелган-
Бетмәделәр алар, кич җитте.
“Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар якын безнең авылга ул” …
Хәтеремне сызып искә төшә
Тукай язган шигырь юллары.
Бу юлларны язган шагыйрь әллә
Шырдан урамыннан узганмы?
Шырданым да, бәллүр чишмәсе дә
Шигырь юлларыннын алынган.
Шагыйрь күңеленә иңгән кебек
Мәхәббәтем яшьтән салынган.
Тел ачылгач, Тукай шигырьләрен
Дәү әнием яттан сөйләтте.
“Туган тел”е, әкиятләре аша
Сеңдерде ул тирән хөрмәтне.
Рәхмәт, Тукай, синең моның аша
Илһам каләмнәрен чарладым.
Шырдан белән Кырлай сәбәпчедер,
Бик матур шул авыл таңнары.