Тукай абый, бала чакта
Син нинди булгансыңдыр.
Без малайлар кебек син дә
Ата каз кугансыңдыр.
Түбәтәеңне тутырып,
Җиләк тә җыйгансыңдыр,
Хәлдән таеп, алҗыгач,
Суга да чумгансыңдыр.
Бәләкәй чакларда сез дә
Уйнадыгызмы футбол?
Мин ышанам, Тукай абый,
Һичшиксез, керткәнсең – “гол!”
Шагыйрь абый, шүрәлеләр
Синнән бик шүрләгәндер,
Шуңа, куркып, авылга да
Якын да килмәгәндер.
Су анасын, әйтер идем,
Белгән синең кемлекне!
Әкиятеңә кереп әйткән:
Эшләмәскә этлекне!
Мәдрәсәдә укыганда,
Гел бишле алгансыңдыр,
Бик-бик акыллы булганга,
Шигырь дә язгансыңдыр.
Эх, Тукай абый! Үзем дә
Зур шагыйрь булсам иде,
Әкиятләр язып, синдәй
Барсын уздырсам иде!