Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туганлык җепләре

Җәйге җылы кич. Йолдызларның иге-чиге юк. Ай бөтен җирне яктыртып тора. Шундый рәхәт.

Өйдәге эссегә түзәрлек түгел. Шуңа да Айгөл әнисе белән урамга, саф һавага чыгып утырдылар. Әнисе күк йөзендәге йолдызларга сокланып карап торды да, теләкләрен тели башлады. Айгөл кечкенә әле, әмма ул да үзенчә уйлар дөньясына чумган.

“Ходаем, балаларым арасындагы туганлык җепләре өзелмәсен, балаларым исән-сау булсыннар,”-дигән сузләр кызны сискәндереп җибәрде.

Нәрсәне аңлата бу сузләр? Туганлык җепләре нинди була,акмы, әллә башка төсләрдә дә була микән? Куп сораулар яңгырады кызның башында.

-Әни, нинди җепләр соң ул?

-Айгөлем минем, узең шундый кечкенә, узең нинди кызыксынучан бала син. Туганлык җепләре, алар күзгә дә күренми. Серлеләр. Туганнар арасындагы мөнәсәбәтне башкачарак, туганлык җепләре диләр. Ул җепләр өзелмәсен өчен, туганың белән тату, бер-береңә таяныч булып яшәргә кирәк, кызым. Туган-төче, ят-әче, ди татар халкы. Абый, апаңнар яныңда булганда, бу тормышта яшәү җиңел һәм шатлыклы да, Айгөлем. Безгә, биш баласына, әни шулай тели иде, мин исә, үз балаларыма телим.

Айгөл мондый кызыклы һәм сабак булырдай мәгълүмат алуына сөенеп туялмады. Өйгә керү белән, абыйсына шылтыратып, хәлләрен белде.

Шул арада әнисе чәй әзерләп өлгергән. Әниле-кызлы,икәу генә, сөйләшеп утырган чакта, телефон шылдрады. Сәер, кич белән кем шылдрата икән дип куркып та куйдылар хәтта. Әнисе әкрен генә телефонын алып, әңгәмәне башлап җибәрде: «Исәнмесез, әйбәт хәлләребез, үзегез исән-саулармы? Әйдәгез, бик шәп булыр, таныштырырбыз».

Айгөл чын-чыннап аптырашта калды. Кем икән, кемне таныштыра әнисе?! Әнисе, Айгөлнең сораулы күзләрен күреп, аңлатырга тотынды.

Бу, Айгөлнең әнисенең ерак өченче буын туганы булып чыкты.

— Мин больницада эшләгән чакта, Бильданов Вахит исемле кешенең карточкасына юлыктым. Минемдә фамилиям Бильданова бит! Кешеләр белән аралашучанлыгым аркасында, оялмыйча палатага кереп, башта хәлен сорадым. Аннан соң, үземә дә гаҗәп булып тоелган сорау бирдем: «Вахит абый, сез миңа туган буласызмы әллә?». Шунысы кызык, ачыклый торгач, нәкъ шулай булып чыкты. Ни сәбәпледер, озак вакытлар күрешми торырга туры килде. Менә кабат, очраткач, номерларыбызны бирештек. Беренче шылтыратуы, әлегә, кызым. Ул абый хәзер пенсия яшендә инде. Балалары, оныклары буй җиткән. Туганлык җепләре шулай ныгый инде, Айгөлем.

Айгөл шатланып туялмады, аны алда туганы белән очрашу көтә. Нинди кешеләр икән алар, шул сорау гына күңеленә тынычлык бирмәде.

Димәк, Айгөлнең туганнары, якыннары күбәя. Ә бу тормышта шатлыкны да, кайгыны да бүлешергә кеше кирәк. Нәни кызның бу мизгелдә йөзендә нур, ә күңелендә шатлык балкый иде. Кайбер олы кешеләрдә бу зур төшенчәне аңлап җиткерми бит кайчакта.

Гафурова Алия Раисовна
Возраст: 23 года
Дата рождения: 01.01.2001
Страна: Россия