Бай тарихлы гүзәл туган ягым.
Татарстаным-минем күңелдә.
Бәхет икән туып-үскән җирнең
Матурлыгын күрә белүдә.
Бездә генә кебек чиста һава
Иксез-чиксез урман,яшеллек
Барысын да Җир анабыз бирә
Тик кадерен белсен кешелек.
Чылтрап аккан чиста чишмәләрнең
Салкын,тәмле суын эчәмен.
Туып үскән ягым-Татарстанның
Тарихын белеп үсәмен.
Тук һәм матур тормышыбыз өчен
Без бурычлы тик Җир анага.
Илебездә һәр кешегә байлык
Биргән өчен рәхмәт аңарга.
Табигатьнең олы байлыкларын
Хөрмәт белән тота беләбез.
Ходаема рәхмәт әйтеп
Булганына шөкер диябез.
Туган телем,гузәл илем белән
Татарстаным белән горурланам
Гүзәл табигатьле туган ягым
Рэхэт бездә-шуңа хозурланам.