Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган ягым

Туган ягым

Туган як – иң якын урын

Һәр нәзберек күңелгә.

Ераклардан нурлар чәчкән

Маяк булып күренә.

Туган як —  илһам яктысы,

Дәрт өсти йөрәкләргә.

Максатларга ирешергә

Канатлар куя иңгә.

Туган якның халкы да бит

Кадерле һәм ягымлы.

Сагынырмын авылымда

Үткән бала чагымны.

Җиләк җыйган болыннары

Үзенә тартып тора.

Туган якның саф һавасын

Сулау – үзе ни тора!

Сагынырмын һәр почмагын

Еракка китсәм әгәр.

Күренмәс җепләр бәйли шул

Күңелне авыл белән.

 

Габбасова Лиана Айнуровна
Страна: Россия
Город: с. Девятерня