XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
“Туган телен кадерләгән халык, кадерле булыр”

“Туган телен кадерләгән халык, кадерле булыр”

Татар халык мәкале

“Туган телен кадерләгән халык, кадерле булыр.” Ләкин татар халкының барысы да үз туган телен кадерли микән? Юк, кадерләми .

Мин Казан урамыннан барам, троллейбуска утырам һәм шул вакытта колагыма татар кешеләренең ватып-җимереп, рус сүзләрен кыстыра-кыстыра сөйләшүләрен ишетәм. Шул вакытта йөрәгем кысыла, андый кешеләргә ачуым чыга. Башымда бер сорау туа: “Нигә үзебезнең татар телебезнең матурлыгын бозарга, нигә саф ана телендә генә сөйләшмәскә…?”

Безнең туган телебез бик гүзәл һәм бай. Ана телендә генә аралашкан кешене ишетсәм сокланам мин, тагын бер кат, мең кат сокланам, аның тугърылыгына, аның байлыгына.

Бу проблема Казан урамында гына түгел, хәтта телевидениядә дә бар. Күп кенә яшь җырчылар татар сүзләрен дөрес әйтмичә сәхнәгә чыгалар, шул ук җырчылар сорауларга яхшы һәм дөрес итеп җавап та бирә алмыйлар.Телне яхшы  белмәгәч, нинди җырчы инде ул?! Тамашачыга, ул җырны йөрәгенә үткәреп, күңелен дулкынландырырга кирәк бит.

Катнаш гаиләләргә килсәк, алар бик күп. Фамилиясе татарча, исеме татарча, ләкин “Исемең ничек?”- дип сорасаң, ул югалып кала, чөнки үз туган телен белми. Аның бөеклеген, аның гүзәллеген, аның сафлыгын аңа бер кеше дә сөйләмәгән, Габдулла Тукайның “Туган тел”ен көйләмәгән.

Минем бер танышым бар. Ул шигырләр язырга ярата, ләкин рус телендә. Әтисе-әнисе татар булса да, ул татар телен белми. Кызганыч, бик кызганыч. Йөзләгән халкыма үз телендә Габдулла Тукай кебек сихри әкиятләр иҗат итүче, Муса Җәлил кебек Ватанга дан җырлаучы, Туфан абый Миңнуллин шикелле кызыклы пьессалар язучы кешеләребез югала. Ә үз телләренә, үз халкына хезмәт итә алмаучы кешеләр күбәя бара.

Мин татар кызы, минем әтием дә, әнием дә татар, шуңа күрә без гаиләбездә татарча аралашабыз. Лицейда мин үземнең рус иптәшләрем белән сөйләшкәндә дә, сөйләмемдә дә татар сүзләрен кыстырып җибәрәм. Һәм алар миңа эндәшкәндә, шулай ук, татар сүзләрен куллансалар, мин дулкынланып китәм, чөнки туган телем — минем горурлыгым, алтын бишегем, җаныма җылылык өреп торучы бердәнбер телем.

Мин аны гомерем буе саклармын, буыннан буынга энҗе бөртегедәй кадерләп тапшырырмын.

 

Гарифуллина Эндже Нагимовна