XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган телем

Туган телем – әнкәм теле

Бөек Тукаем теле

Дөнья телләр бакчасында

Моңлы Сәйдәшнең көе.

Туган телем – иманым ул

Аклык, сафлык өлгесе,

Татар телем-дәүләт теле

Мәркәземнең билгесе.

Һәр халыкка туган тел

Иң кадерле, назлы тел.

Буыннарга мирас булып.

Күчеп килгән моңлы тел.

Туган телнең матурлыгын

Өйрәтте миңа әнкәм

Үз телемне яратырга

Сүз бирәм сиңа, әткәм!

Безнең өчен зур хәзинә

Мөкатдәс татар теле

Барлык дөнья татарлары

Җырласын “Туган тел”не.

Каримова Рузина Рафиловна
Страна: Россия