XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган телем.

Татарстан! Нинди горур исем!

Татар иле — минем Ватаным!

Татар булып бары синдә үсәм

Татар телем – иң зур байлыгым!

Татар халкы! Нинди горур халык!

Тарих битләрендә калырлык.

Шул түгелме инде иң зур байлык?

Маяк булып киләчәккә таба барырлык.

Татар телем! Матур туган телем!

Әткәм-әнкәм биргән бүләгем.

Чиксез сиңа булган хөрмәтем.

Саклар аны горур милләтем!

Мисалов Самат Ранисович
Страна: Россия
Город: Казань