XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган телеңне онытма!

ТУГАН ТЕЛЕҢНЕ ОНЫТМА!

Яз ае булса да тышта суык иде. Шулай да без бабам белән “Бабай утары”на бармый калмадык. Их, яратам да инде бабама ияреп йөрергә! Ул төрле кызыклы хәлләр турында сөйли. Бераз урысча сөйләшә башласам, “Улым, татарча сөйләш әле!”-дип шунда ук кисәтеп куя.

Менә без “Бабай утары”нда. Бабам утарга кереп китте, ә мин музейдагы машиналарга таба атладым. Аның ихатасына җитәрәк телефоным шалтырады, дустым икән.

-Алло! Здорово! Отлично. Как сам?- Бер-беребезнең хәлләрен сорашканда көчле итеп ишек шыгырдаган тавыш булды. Артка борылдым. Каршымда-Шүрәле! Ә артта урман…

-Алло… Айнур, ты где?

Ә Шүрәле җанлангандай миңа карап тора.

-Әллә туган телеңне оныттыңмы?-ди бу миңа.

-Юк! Юк! Мин беләм,-дим. Ә үземнең тавыш дер-дер килә.

— Алай булгач, мине таныйсыңдыр?

-Таныйм, Шүрәле! Габдулла Тукай әкиятеннән бит син.

-Шулай, Айнур! “Туган тел” шигырен укып күрсәт әле.

— И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!..

— Айнур, улым, син кайда?- Шулвакыт бабамның тавышы ишетелде.

— Хәзер киләм, — димен, үземнең күзләр Шүрәледә.

Ә ул күзен кысты да:

— Туган телеңне онытма!- диде.

Шул көннән бирле мин һәрвакыт татарча сөйләшергә тырышам. Сезгә дә шуны киңәш итәм.

Айнур Галибаев Русланович
Страна: Россия
Город: Туймазы