Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
“Туган җирем, туган йортым”

Ана теленең моңын, аһәңен аңлау өчен бишек җырын ишетү дә җитә. Ә аның мәгънә тирәнлеген тоярга, эчке бер ләззәт кичерәсең килсә, халкыбызның мәкаль-әйтемнәрен исеңә төшер, олпат әдипләребез китапларына күз сал. Ана телебездә уйлыйбыз, шатланабыз, кайгырабыз без. Ана телендә бишек җырлары җырлыйбыз, сабыйларны йоклатабыз. Әниләребез телебезнең сакчылары да әле. Йортларыбыз әниләр булганга якты, нурлы. Тәрәз төбендәге яран гөлләре дә әниләр яратуыннан башка чәчәк атмас иде. Ал чәчәкле тамчы гөле-әнкәйнең яшьлек хатирәсе. Әни гаиләдә җылылык таратучы булса,әти үзенең көчле куллары белән тимерләрне дә бөгә, ватылган әйберләрне төзәтә, каралты-кураны тәртиптә тота. Аның гаражында бер генә әйбер дә аунап ятмый. Рәт-рәт тезеп куелган инструментлар күплегенә игътибар итәсең.Монда һәр нәрсәнең үз урыны бар. Йорт яныбызның ниндилеге әтигә бәйле .“Май чүлмәге тышыннан билгеле”-диләр бит. Әти кулы тигән һәр урын көлеп тора!

Өебездә дә шундый ук пөхтәлек. Аны барыбыз бергәләп саклыйбыз. Әтиебез- гаилә сакчысы.

Әниемнең әнисе гаиләбездә сабырлык, акыл чәчүче Ак әби. Ак яулык япкан, дини китаплар укучы, оекбашлар бәйләүче ул. Мин әниемә сөйли алмаган сүзләремне аның әнисенә сөйлим.

Әбием бакча эшләре ярата. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерү серләрен барыбыздан да яхшырак белә. Чәчәк түтәлләрен үзе теләгәнчә ясый, кыяр-помидорларын да үзе теләгән урында үскәнен ярата. Бакча йортын да, диварларны да үзе буйый. Чәчәкләр төсле булсын дип, яшелле-сарылы, алсу-кызыл буяулар куллана. Бакча капкасына пар аккошлар рәсеме ясап куйды. Йортка бәрәкәт, бөтенлек, бәхет китерә,ди әбием,үзенең эшенә сокланып карап торганда.

Әбием матур җырлый. Ул җырлап җибәрсә, кошлар тынып тыңлар, чишмә челтерәве төссезләнер төсле. Әбием җыр сузса, аш-су тирәсендә кайнашкан әнием эштән туктап тора, газета укып яткан әтием газеталарын бер якка куя, сеңелләрем әби янына йөгереп килә. Ул борынгы озын көйләр суза. Әбинең төпле акыллы сүзләре һәм моңлы җырлары минем күңелне баета, тәрбия орлыклары сала.

Безнең өйдән бервакытта да кеше өзелми. Күрше-күлән йомыш белән керә. Минем йомшак, юмарт әнием берсен дә кире бормый. Кемдер кайгысын сөйләргә керә. Урамга чыгып сөйли алмаганын әни йөрәгенә сала. Әни барысын да сыйдыра белә. Кеше хәсрәтен үзенекедәй күтәрә алган кешеләр аз түгел,әлбәттә. Мин әниемне шушы мәрхәмәтле сыйфаты өчен дә яратам. Кемгәдер яхшылык эшләгәннән соң, әнинең күзләре тагын да очкынланыбрак яна, иреннәренә елмаю куна. Ә әтидән төпле киңәш ишетергә керә күрше-күлән. Болай итсәм ничек булыр микән, дип икеләнгән күршесенә дәлилле фикерен әйтә белә. Акыллы да, төпле фикерле дә гаиләбез башлыгы.

Шундый үрнәк гаиләдә үсеп, асыл сыйфатларны каныма сеңдереп яшәвем белән мин бәхетле. Киләчәктә очраган сикәлтәле юллар куркытмый мине. Нигезе нык, төзек гаиләдә үстем.Үскән оямда үрнәк гамәлләр, матур гадәтләр күреп җитлектем, канатларым ныгыды. Гаиләм алдагы көнемдә дә ныклы терәгем булуына ышанам.

Юнусова Алсу Фанисовна
Страна: Россия
Город: Казань