Әтиләре бик яшьли үлеп киткәнлектән, өч бертуган малайларның җилкәсенә бөтен эшнең авырлыклары төшә. Өстәвенә ул вакытлар- уңышсыз еллар була. Бердәмлек аркасында, алар бөтен авырлыкларны җиңәләр. Әниләренә малайлар бәхетсезлек, авырлык китермиләр. Әтиләре дөнья куйганда, алар нибары 10-16 яшьтә генә булалар. Яшәү өчен икмәк булсын дип, алар яшьли булсалар да, эшли башлыйлар.
Малайлар өчесе дә, өч төрле. Иң олысы-Гомәр . Буйчан, кара чәчле,зәңгәрсу күзле, киң кулбашлы, каты холыклы егет. Анарга 16 кенә яшь булса да, ул авыл колхозында комбайнчы булып эшли. Үзенең эшенә ул бик тә җаваплы карый. Берничә тапкыр район ярышларында катнашып, үзләренең колхоз исемен югары дәрәҗәгә күтәрде. Гомәрдә бернинди дә начар гадәтләр күренми. Иң олысы булганлыктан, гаиләнең тамагы тук булсын өчен дип, ул мәктәбен дә ташлый. Зәбир Мәдинә апаның уртанчы улы – табигатьне яратучы егет.Йөзе буенча ул әнисенә тарткан иде: яшел күзле, уртача буйлы, чәче дә әнисенеке сыман – дулкынлы һәм дә йомшак. Чынлап әйткәндә ул бөтен ягы белән дә әнисенә охшаган. Йомшак күңелле, тыйнак, максатлы малай булып үсеп килә. Ул үзенең алдагы һөнәрен сайлаган инде -әтисе кебек урман каравылчысы булырга хыяллана. Әтисе исән чагында Зәбир аңа ияреп урманга бара иде. Урманны ул үзенең биш бармагын белгән кебек белә иде. Әтисе белән алар икәү, урмандагы җәнлекләрне күзәтеп утырган чаклары да булгалый .Әтисеннән ул бик күп нәрсәләргә өйрәнеп кала : югалып калсаң, ничек итеп юлны эзләүне бик яхшы үзләштереп калган. Урман – аның икенче өе. Ул анда үзен – чын кеше итеп тоя. Шуның өчен дә, Зәбир бу һөнәрне сайларга була. Ә алда – тагы ике ел уку. Бу вакыт эчендә, ул бик күпне үзләштерә ала әле.
Кече уллары – Наил. Әтисенә дә, әнисенә дә охшаган . Буй – сыны , тәртибе, холкы – барысы да уңай егеткә генә хас булган сыйфатлар. Наил – укуга бик тә тырыш егет. Укучылардан ул иң алдынгылардан санала . Наилнең иң яратып укыган дәресе – татар әдәбияты. Нигә соң ул әдәбиятны ярата? Наил – бик тә сәләтле, шигъри җанлы малай. Бик яшь булуга карамастан, аның егермедән артык язылган шигырьләр бар иде. Алда ул үзен язучы итеп хис итә иде. Әйе,аңа ун яшь булуга карамастан, нинди олы максатлар белән яши . Аның сөйләмендә күпме матур яңгырашлы сүзләр. Ул бөтен иптәшләре белән дә уртак тел таба белә .
Өч туган – бер – берсе өчен терәк. Әниләре өчен алар – бик зур ярдәмчеләр. Алдагы тормышлары аларның бик яхшы бара- барысы да бар, һәммәсе дә җитә.
Шулай тормыш дәвам итә, көн артыннан көн үтә, еллар үзгәрә бара Мәдинә апаның гаиләсенә дә бик күп үзгәрешләр була .Аның иң олы улы-Гөмәр , Гөлбикә исемле бик чибәр, уңган, тыйнак кызга өйләнә. Әйе, тагы да бер матур, яшь гаилә барлыкка килә илебездә. Алар безнең терәгебез, алар – безнең алдагы тормышыбыз. Тиздән Гөмәр белән Гөлбикәнең бер матур, батыр егетләре дөньяга килә. Анарга әти — әнисе Салават дип исем кушалар. Әйе, Башкортстаныбызның милли герое – Салават Юлаев кебек, ул да үзенең иленең батыры булыр, дип зур ышаныч белән яшиләр.
Зәбир шул вакытларда мәктәпне тәмамлаган була инде. Үзенең зур хыялына да ирешә – урман каравылчысы булып эшкә дә урнашкан була инде. Үзенең эшен ул бик тә яратып эшли. Табигать белән ул үзен инде күптән бәйләгән. Әтәч кычкыргынчы Зәбир сикереп тора. Таң белән өй тирәсендәге эшкә керешә: су кертә, мунчасын да ягып җибәрә, кош – кортында ул карый. Йорт алдындагы хайваннар белән дә ул үз ара — әллә кайчан уртак тел тапкан иде . Урман җәнлекләре белән дә ул үзен иркен тота.
Наил үткән елны гына мәктәпне тәмамлаган була. Колхозда, умартачылык эшенә урнашкан була. Ә үзенең сәләтләрен ташламый. Бик күп шигырьләр, хикәяләр иҗат итә. Берничәсен район гәзитәсендә дә бастырып чыгара.
Көтмәгәндә туган илгә бик кайгылы хәбәр килеп төшә: “Немец гаскәрләре, Советлар Союзына каршы сугыш башлаган. Илгә көрәшчеләр кирәк. Безнең халкыбызга ярдәм кирәк,”- дигән хәбәрләр тарала.
Безнең өч бертуган егетләр –Гөмәр,Зәбир , Наил бер дә озак уйлап тормыйча, сугышка китәргә әзер булалар. Алар әниләреннән ризалык алып, туган илләре өчен фронтка китәләр. Шулай ук алар авылыннан тагы берничә дистәдән артык егетләр фронтка китү юлын сайлыйлар. Шул көнне күпме күз яше түгелә… . Газиз аналар-улларын, ирләрен,кызлар- сөйгән ярларын изге теләкләр теләп озаттылар. Алар китү белән авыл моңсуланып ,тынып калды. Әйе, бер вакыт эчендә , зәңгәр күк йөзен кара болыт каплап ала. Хәтта җир дә бу моңсулыкны үзенчә хис итә: агачлар да ныграк җилферди башлый, кошлар сайравы да ишетелми.
Ир — ат кулы җитмәгәнлектән , бөтен авыр эшләр хатын – кызлар иңнәренә төшә.
Егетләрне бер штабка җыйдылар. Монда мең дистәдән артык ир- атлар җыелган була. Алар алдында бер максат- дошманны егу! Егетләрне берничә отрядка бүлделәр. Гөмәр , Зәбир , Наил — өчесе дә унөченче санлы отрядка эләгәләр.. Әйе, алар өчесе дә бергә , нинди шатлык , шушы дошманны екканда алар бергә булачаклар, бергә шатланачаклар. Бу отрядларга һәрберсенә аерым йөкләмә йөкләтәләр, аерым җир билгелиләр, төрле җиргә җибәрәләр.
Унөченче отрядны иптәш Максимов җитәкли, аларга боерык буенча күпер сакларга йөкләтелде.
Максмов отрядын җыеп болай диде:
— Безнең алдыбызда хәрби бурыч тора . Без аны үтәргә тиешбез . Егетләр , әзерсезме туган ил өчен көрәшергә?
— Без һәрвакыт әзер. Безнең өчен иң мөһиме- туган җиребезне дошманнардан азат итү.
— Ышанам сезгә егетләр.
Солдатлар җыр белән дошманга каршы күтәрелделәр. Аларның йөзләрендә ачу нәфрәт иде. Менә алар билгеләнгән ноктага килеп туктадылар . Боерык буенча алар — күпер сакларга тиешләр.
— Менә шушы күпердән, фашистның чүбендә үткәрергә тиеш түгелбез ,- диде Максимов
— Иптәш Максимов , без сезнең йөзегезгә кызыллык китермәбез , сүзләрегезне акларбыз дип , сүзгә кушылды Наил.- Фашистларга үзебездән көләргә мөмкинчелек бирмәбез.
— Мин ышанам сезгә. Сезнең кебек чын солдатлар илебезгә бик кирәк,- диде.
Шул вакыт эчендә солдатлар бер-берсе белән дуслашып та өлгерделәр . Бергә окоп чокыдылар . Ял иткән вакытта туган якларын, сөйгән ярларын , гаиләләрен искә алдылар. Үзләренең кызыклы вакыйгаларын искә төшерделәр.Әйе , аларны көтәләр ,аларны сагыналар.
Төн. Солдатлар һәркайсы постта тора. Кайдадыр шартлау тавышлары ишетелә.
Зәбир белән Наилдә поста . Гөмәр уйланып торганда , Наил аңа таба борылып :
— Абый, син әле нәрсә турында уйлыйсың?- диде .
-Нәрсә булсын инде , туганым. Җиңгәңне, улымны сагындым. Әнкәй ни хәлдә дер инде? Өчебез дә чыгып киттек бит. Алардан берәр хәбәр булса иде . Ә үзең нигә боексың?
— Туган авылны , кызларны, әнине юксындыра . Ә хәзер куркып та куям, ә әгәр без…
-Тукта, тукта , туганым , син алама уйлар уйлама. Без бит бергә ,җиңеп чыгарбыз. Бирешмәскә генә кирәк. Йокыларын ачар өчен алар күбрәк сөйләштеләр , уйга чумдылар, уй- кичерешләрен бүлештеләр.
Шулвакыт тыныч төнне немец солдатлары бүлде. Алар урман буеннан , күпергә якынлашалар . Берничә танк та күренә. Ут ачтылар. Безнекеләр дә югалып калмады. Максимов боерыгы буенча алга ынтылдылар.
— Алга! Ил өчен!
— Балалар өчен, тыныч тормыш өчен !
Ничек булса да фашистларны юкка чыгарырга тырыштылар . Һәм максатларына ирештеләр . Алар җиңү байракларын алып , Туган җирләренә исән -имин кайттылар.