XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган авылым (нәсер).

Туган авылым! Никадәр кадерле минем туган авылым! Кая гына барсам да, туган авылым күз алдымнан китми. Кояшлы иртәсе, кошлар сайравы, матур табигате белән яңадан күз алдыма килеп баса. Туган авылын яратмаган, чит җирләрдә яшәп тә,  аны сагынып кайтмаган кеше юктыр, минемчә. Шагыйрь әйткәнчә:

Матур булса да торган җир,

Сагындыра туган җир.

Нинди генә чит җирләрдә булсаң да, туган авылың барысыннан да матуррак һәм якынрак күренә. Чөнки туган авыл бер генә. Шушы авылда минем уздырган балачагым, беренче тапкыр аяк баскан җирем, укыган мәктәбем… Бу сүзләрдән соң тирән уйга чумасың һәм балачагыңны кабат искә төшерәсең, аңа кире кайткандай буласың. Туган авылын мактап телгә алмаган кешене очратканыгыз бармы? Юк. Әйе, туган җир, туган авыл гына матур була ала, чөнки анда алтын куллы, кайнар йөрәкле, күркәм табигатьле игенчеләр яши.

Туган авылым! Аның табигате гаҗәеп матур. Урманы гына да ни тора бит! Кышын да, җәен дә гел ямь-яшел. Чыршылары, сылу каеннары, төз наратлары булганга шулайдыр. Урманга килеп керү белән әкият дөньясына чумасың һәм сөекле шагыйребез Г. Тукайның шигырь юлларын искә төшерәсең.

Тезелеп киткән гаскәр кеби чыршы, нарат.

Төпләрендә ятканым бар хәл җыеп, күккә карап.

Бу шигырь авылыбыз урманына бик  тә туры килә. Әйтерсең, аңа багышлап язылган.

Бик матур бер җәйге көн. Күктә алсу кояш елмая, кояш тирәсендә җиңел, аксыл болытлар йөзә. Тирә-якта агачлар шаулый. Агачлар арасында бер тар гына сукмак күренә. Сукмак буйлап барган чакта ике якта да болыннар кала. Болын төрле төстәге чәчәкләр белән бизәлгән. Кызыл, сары, ак… Ниндиләре генә юк анда. Чәчәкләр өстендә төрле-төрле күбәләкләр очып уйный. Нинди рәхәт, нинди күңелле! Агачларда өздереп-өздереп кошлар сайрый. Алар үзләренең күңелләрен күтәрәләр, шатлык өләшәләр,  диярсең.

Югарыга карасаң, куркып каласың, үзеңне чыга алмаслык таш стена эчендә хис итәсең, ныклап карасаң, бу таш стена түгел, ә авылымның тезелеп киткән биек-биек таулары. Чү, кайдадыр чишмә тавышы ишетелә. Әнә,  кайда икән ул чишмә. Биек тау башыннан үзенә юл эзләп, чылтыр-чылтыр “Фаиза” чишмәсе ага. “Фаиза” чишмәсе – авылыбызның бердәнбер зур чишмәсе. Аның саф суы мең төрле авыруга дәва диләр, әбиләребез, бабаларыбыз.

Кай якка карасаң да – матурлык дәрьясы. Әнә, еракта-еракта басулар җәелеп ята.

Бодай үсә тук башаклы,

Арыш үсә алтын чәчле.

Әйе, игеннәр инде өлгереп килә. Алар, тулып килгән башакларын күтәрә алмыйча, башларын түбән игәннәр. Тук башаклар өстеннән уйнак җил йөгереп үтә, әйтерсең лә, диңгез чайкала.

Туган авылым гади генә. Ләкин шагыйрә әйткәнчә: “Яз җиткәч, гөл бакчасы була ул”. Шомырт чәчәк аткан чакта ул бигрәк тә матур. Дөньядагы бөтен аклык, бөтен сафлык безнең авылга җыелган, диярсең.

Кыш, яз, җәй, көз айларында да авылым бик матур. Кыш айларында авылым  аклыкка төренә һәм кышкы йокыга кала. Яз җиткәч, табигать яшәрә, җанлана, җылы яклардан кошлар кайта.

Туган ягым, җәең үтсә,

Сокланырлык көзең бар.

Әйе, көз дә үзенчә матур. Ул да үзенчә патшалык итә. Урманны да нинди генә төсләргә кертмәгән. Акрын гына яфрак коела. Басуларда игеннәр өлгерә.

Йортлары яңа булса да,

Минем авылым борынгы.

Хәзерге вакытта авылыбызда зур төзелешләр бара. Аның киләчәге тагын да матур булыр.

Мин туган авылымның матурлыгына сокланып туя алмыйм. Минем өчен андагы һәр минут, һәр мизгел кадерле. Мин туган авылым белән горурланам.

Елдан-ел матур табигатьле авыллар саны кими бара. Ни өчен авыллар юкка чыга, кайда аның кешеләре? Бу сорауга җавап әзер инде. Хәзерге вакытта бик күп кешеләр ата-ана, әби-баба нигезен ташлап, шәһәргә юл тоталар. Һәм нигез таркала. Алар урынында шаулап кычыткан үсеп утыра. Ташлап киткәндә йорт хуҗалары нигезләрен, туган авылын сагынмас кебек тоелалар, ләкин киресенчә икән. Алар сагынуларына түзә алмыйча туган авылларына кайталар. Һәм кычыткан үскән нигезләре каршында баш иеп, моңаеп басып торалар. Ә кайберләре хәтта нигезләрен дә таба алмыйлар. Мондый кешеләрне күргәч, ирексездән күңелгә шигырь юллары килә:

Туган авылым урамын

Соңгы кабат урадым…

Ә бит уйлап карасалар, бу авыл кайчандыр гөрләп торган, күпме ир-атлар, егетләр шушы авылдан туган илне сакларга киткән, күпләре шунда ятып калган. Менә шуннан күренә дә инде аларга булган ихтирам.

Мин туган авылымның андый күренешләргә калуын теләмим һәм ул калмас та. Ул елдан-ел матурланыр, яшәрер, яшеллеккә күмелер.

Хайрутдинова Алия Айнуровна
Страна: Россия
Город: Муслюмово