Бай табигатьле авылым,
Таулары бар, инеше.
Су керергә, балыкка да
Ике яклап йөрешле.
Тау буенда оя корып
Байбаклар яшәп ята.
Инешеннән рәхәтләнеп
Малайлар балык тота.
Су керәбәз, чумып, йөзеп
Иркен минем илкәем.
Әти –әни, абыем белән
Бик бәхетле яшимен.