XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган авылым.

Юеш Көрнәлемне яратам.

Өй янымда шаулый зур урман.

Болыннары тулы гөл- чәчәк.

Монда булсын безнең киләчәк.

Яратам төлкесен, керпесен,

Болында бал җыйган шөпшәсен.

Яратам мин безнең суларның

Язда челтер итеп акканын.

Бик зур булмаса да яратам.

Дәү әнием белән дәү атам,

Әти- әни, дуслар, туганнар

Гомер буе монда торганнар.

Кирәк түгел миңа шәһәрләр,

Кирәк түгел миңа чит илләр.

Яшәүләр бик рәхәт монда да:

Мин туган як, туган авлымда.

Хушанова Регина Тахировна