Тормыш көрәш. Дөнья ярсу диңгез.
Төпләрендә тирән упкыннар.
Өсләрендә сырт кабартып йөри,
Ачуланган сыман дулкыннар.
Кабыртсыннар, әйдә дуласыннар,
Тик дулкыннар безгә тимәсен.
Гаилә дигән тиңсез корабльгә,
Башка ятлар гына кермәсен.
Әйе, әйе… Без яшәгән дөнья,
Һәрбер кораб узенең юлында.
Шау-гөр килеп тормыш кайнап тора,
Штурваллар әти кулында.
Һәрбер йортта ишетелеп торсын,
Сабыйларның челтер тавышы.
Ямьле язлар булсын һәр гаиләдә,
Сарылмасын көзләр сагышы.
Тулы тормыш белән гөрләп торсын
Насыйп булсын кышлар аклыгы
Бергә булган чакта сизелми ул,
Кар-буранның зәһәр салкыны.
Тәмле коймак пешсен табаларда
Туган йортта чәйләр дә тәмле
Алсу таңны бергә каршылау…
Шушы бит инде тормышнын яме.
Сәламәтлек булса бар да була,
Шушы бәхет ташлап китмәсен.
Сөенеп каршыларга насыйп булсын,
Һәр гаиләдә авыл иртәсен.