XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тормыш сынавы.

   Шомырт ак бөртекләрдәй чәчәк атып утырган чак иде. Табигать уянып, яңа сулыш ала башлаган вакыт: агачлар искән җиллэр көенә яфраклары белән җилфердиләр, чәчәкләр әйтерсең лә үз уйларына чумып, моңаеп утыралар. Һәм шушы язгы ямьле бер аланда,куе,биек булып ускән чирәм арасында куренер-куренмәс булып кына икәу ята. Әйе,бу җир инде күптәннән аларның урыны.Дәресләр беткәч,алар беренче булып шунда йөгерәләр иде.Буген дә менә алар монда,күк йозендәге болытлар турында сойләшеп,кырны сукалап йөргән тракторны күзэтеп шаярышалар,табигать кочагында  сихэтләнеп ял итәләр иде.

   -Булат, ә синең трактор йөртеп караганың бармы?- диде кыз, күзлэрен киң ачып.

  -Ничек булмасын инде,син нәрсэ!-дип җавап бирде малай,узенең гөмерендә дә тракторда бер кат та утырып караганы булмаса да.

  -Шэ-э-э-п,-дип куйды кыз.

  -Камилә,кара әле,сиңа соравым бар иде.

  -Әйе,тыңлыйм.

  -Син менә ничек уйлыйсың,сугыш башланса,мин йөземә кызыллык китермичә,Ватанны саклый алыр идемме икән?-диде, уйланып Булат.

   -Син нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсынмы?!Нинди сугыш?!Мондый җидти әйберләр белән шаярмыйлар, Булат!-диде кызып китеп Камилә.

   -Ә шулай да?-үз сүзендә торды малай.

   -Әлбәттә инде,мин синең батырлыгыңда шикләнмим дэ.

   -Ә мин менә шикләнәм..нинди батырлыкка ия булырга кирәк бит ул,үлемнән курыкмас өчен!..

  -Ярар,Булат,кайтыйк инде.Яңгыр яварга җыена,өй эшен дә бик күп бирделәр,-диде Камилә моңсу гына.

  -Шуның өчен кәефең беттеме инде?

Кыз җавап бирмәде.

   -Ярый,кайтабыз әйдә. Чыннан да яңгыр яварга охшап тора.

                                                                                                                   ***

   Укуларының соңгы көннәре иде. Сыйныф җитэкчесе Сәрия апа билгелэрне әйтеп,укучыларга җәйгә укырга китаплар исемлеген әйтеп китте.

  -Сәрия апа,җәйге ялларга уку елына караганда күбрәк китап бирдегез бит! Китапханәдән кайтып җитә алмассың авырлыгыннан. Ярый Камиләнең Булаты бар ул,-диде кулларын һавада чайкый-чайкый Әлфия.

  -Нишләп әле мин аныкы булыйм?!-диде ярсып Булат.

   -Әй,бөтен кеше белә бит инде:син аның китапларын күтәреп йөрисең,ә ул синең өчен өй эшләрен эшли.Э-эх..мэхэббэт..,-диде төрттереп Ислам.

  -Кара әле,күптәннән тукмаганнары юкмы әллә үзеңне?!-дип җавап кайтарды Булат.

  -Мин үзем теләсә кемне тукмый алам,-диеп кабынып китте Ислам.

  -Я,тикшерик соң?!-диде Булат җиңнәрен сызганып.

   -Малайлар,тынычлыкны саклыйк әле!-дип бүлдерде аларны Сәрия апа,-Нинди тәртипсезлек бу тагын?!-дип ачуланып та куйды ул.

  Бу әйткәләшү вакытында Камилә башын иеп,берни дәшмичә утыра бирде.Соңыннан, Булат белән, һәрвакыттагыча, үз урыннарыннан торып, юлларын яраткан җәйләугә таба дәвам иттеләр.

   -Булат,бүген мәктәптә ни кылануың булды ул?-диде Камилә тыныч кына.

   -Үзе гаепле! Үртәләгән була әле, “мәхәббәт” имеш,-диде янә кызып китергә әзер булып малай.

   -Соң үртәләсен,иң мөһиме-без үзебез моның ялган икәнлеген беләбез бит. Без үзебезнең дуслар гына икәнлегебезне беләбез,-диде..

   -Әйе,дуслар гына..,-диде Булат.Ә узе күңеленең иң тирән, һәм дә иң матур  хыялларына  чумды да батты.

   Бу сүзләр бер яктан аның йөрәген яралый иделәр. Булат инде, күптәннән, үзенең Камиләсеннән башка яши алмаячагын аңлаган иде. Сөеклесенең  төнге күк йөзе төсле күзләрен,озын толымнарын,назлы елмаюын көннәр буе сокланып карап утырырга әзер иде ул..Икенче яктан килеп караганда сыйныфташлар төрттермәс өчен дуслар гына дип йөрүләре дә бик кулай иде кебек.  Дуслыкларын олугъ хисләр,мәхәббәт хисләре белән тиңләп карарга, чынлап торып икесе дә, бу турыда сөйләшергә, оялалар иде бугай әле..

                                                                                                                          ***

   Җәйнең рәхәт,эссе көннәре башланып китте. Урамнар,болыннар,елга буйлары яшьүсмерләр белән тулды. Булат белән Камилә дә еш кына су коенырга,җиләк җыярга баргалыйлар иде. Әмма барыбер үз урыннарына хыянәт итә алмадылар.Бу, гади булмаган тылсымлы урында Камилә Булатка китаплар укый,ә Булат күзләрен еракка күккә кутәреп,ләззәтләнеп татлы хыялларга чумып ята торган иде. Ләкин бер көнне бу якты һәм бәхетле  көннәрне караңгылатып ямьсез бер хәбәр килде…

Камилә, гадәттәгечә, өйдә идән-сәкеләрне юып йөргәндә, ашыгып әтисе белән әнисе кайтып керделәр. Әнисе шундук әйберләр җыя башлады: җылы йон оеклар,бер чиләк бәрәңге,йомырка,берничә күлмәк. Камиләнең әтисе-Нурислам абый кулларын йодрыкларына кысып,урындыкта утыра иде. Берзаман ул хатынын чакырып алды да:

   -Әлфинур,я,җитәр инде. Кил әле монда..

Хатын иренең аяклары янына күңелсез генә чүгәләп утырды.

   -Нигезебезне сиңа ышандырып калдырам. Газиз әнкәебезне карарга да,Камиләбез, мәхәббәт җимешебезне, күз карасы кебек саклап торырга да,тик сиңа гына ышынам.Авыр булыр сиңа…Тик нишләтәсең, түзәргә кирәк булыр..,-диде дә, газиз һәм дә сөекле хәләл җефетен кукрәгенә кысты.Күпме ярсу катыш ләззәт иде ата күңелендә…

   -Я,Ходаем үзең ярьдәмеңнән ташлама…Исән-сау гына әйләнеп кайтса ярарар иде инде минем җаныем,-диеп ярсый-ярсый елап алды ана.

   Нурислам аптырашта калган Камиләсе янына килде дә,аның алсу алмадай битләрен учларына алып:

   -Кызым-йолдызым минем..Әниеңне тыңла яме?Һәрбер эштә дә ярьдәм ит, булыша күр әниеңә. Теге иптәшең, кем әле?Булат бит? Ул да кирәк чакта булышыр дип ышанып калам. Бик акыллы  егет дип күрәм мин аның үзен.

   -Әтием? Я аңлат инде!  Нәрсә булды соң? Син кайда шулай җыендың? Нишләп миңа бернәрсәдә аңлатмыйсыз соң?-дия-дия өзгәләнде кыз бала.

   -Барысын да әниең аңлатыр,кызым,исән-сау булып тор,-дип ишеккә таба атлады ата. Үзенең бу “ кайгылы сүзләрне”  хич кенә дә кабатлыйсы килмәде кебек атаның.

   -Озата бармагыз, тиздән кайтырмын кебек тоелсын. Хушыгыз,кадерлеләрем,-диде дә, чыгып ук китте Нурислам.

   -Әнием! Әнием дим,ни булды соң инде бу?! Кая китте соң әти? Нишләп туктатмыйсың соң син аны?!Әни җавап бир инде..,-диде гаҗәпләнеп бала әнисенең итәгенә ябышып.

   -Сугыш, кызым..Әтиең сугышка китте..,-диде баласының  башыннан сыйпап Әлфинур.

   -Әти?Сугышка?,-дип пышылдады эченнән Камилә.Тамак төбендәге шактый каты төерне авырлык белән йотып, кызчык тәмам буталып, бернәрсә дә аңышмас булып утырды да утырды…

                                                                                                                         ***

  Булат исә, инде ике сэгатьтән артык , дусты-сөйгәне,  Камиләсен көтә иде. Көтү урыны әлбәттә- аларның  яраткан урыныннары. Мондый соңга калу беркайчан да булмаганлыктан, Булатның башына әллә нинди шомлы уйлар да килгәләп алды. Нихаять, толымнарын тузгытып килүче Камиләсе күренде, тик аның кәефе булмаганлыгын, йөзе борчулы булуын  Булат шул ук мизгелдә аңлап алды.

-Ай-хай,хан кызы булдыңмы әллә,болай соңа калырга?-диде Булат шаяртырга тырышып.

Камилә нәфрәт тулы күзләре белән Булатка карады да:

-Син!..Бары син генә гаепле!-дип кычкырып җибәрде.

-Синең соңа калганыңамы?-тагын шаяртырга тырышып,җавап кайтарды Булат.

-Сугыш башланса,йөземә кызыллык китермичә Ватанны саклый алыр идемме дип сораган идеңме әле?!Бар,тикшереп кара, сөен, сугыш башланды!

-Камилә,нишлисең соң син?!Тынычлан әле,-диде малай җитдиләнеп.

-Тынычлан?Тынычлан?!Әле генә әтине алып чыгып киттеләр,сугышка дип алып киттеләр, ишетәсеңме?! Син..син генә гаепле..Күрәлмыйм..курәлмыйм мин сине..

Камилә күз яшьләрен сөртә-сөртә китеп барды. Булат катып басып калды.Тозлы күз яшьләре генә аның битләре буйлап йөгерә иде…Кайгы-хәсрәтеннән, бер дә кирәкмәгәнгә, Булатын  рәнҗетәм дип хич тә уйламады шул яшь кыз бала күңеле.

Җәйге кояшлы көннәр, кышкы буранлы көннәргә әверелде..Авылда көннән-көн кайгы-хәсрәт усә барды. Камиләнең дәу әнисе авырып китте,шуның сәбәпле ул аны карап өйдә утырырга мәҗбүр булды.Әнисе Әлфинур апа  да атналар буе эштә югала башлады,фронтка утын әзерлиләр иде алар.Өйдә моңсулык,салкынлык хөкем сөрә. Кыш булганга түгел,ә яраткан әтиләреннән- Нурисламнан хат булмаганга борчулы иде бу йорт..

     Камилә белән Булат соңгы очрашудан соң аралашмый башладылар..Ләкин күңелне алдап булмый шул..алар бер-берен бик юксына иделәр. Шулай булса да икесе дә бер- берсенә юл куймыйча беренче адымны, дуслашу адымын ясарга кыенсыналар иде.

     Көн артыннан көн, атна артыннан атна, ай артыннан ай уза барды, шулай итеп ике ел да утеп китте. Моңсу гына агып барган көннәрнең берсендә, дөньяларны ямьләндереп почтальон кыз, Әминә, кош сыман очып килеп керде.

-Әлфинур апа!Әлфинур апа,хат!Нурислам абыйдан!,- бөтен өйне яңгыратып кычкырды Әминә. 

    Әлфинур калтыраган куллары белән хатны укырга кереште,барысы да аңа текәлеп хәбәр көтәләр иде.Ана яшьле күзләрен кутәрде, күзләре яшьле булса да, йөзендә аның чиксез елмаю иде:

-Кызым,әтиең исән-сау.. Җиңелчә яраланган. Тиздән кайтачак.

     Эх белсәгез иде күңелдәге шатлык мизгелләренең ничек ташып акканын?! Соңгы ике елда бу нигездә күңелле хәбәрләр гомумән ишетелмәде шул.

     Ә тормыш дигәннәре Камиләгә тагын бер сынау әзерләп куйган икән шул..Төнлә Камилә әтисе кайтачак сөенеченнән йокыга китә алмыйча ята иде, берзаман кемдер тәрәзәгә чиертә башлады. Камилә челтәрне ачып караса, сыйныфташы Ислам тора иде. Камилә аяк очларына гына басып, урамга юнәлде.

-Сәләм.Ни кирәк?Нишләп йорисең бу вакытта Ислам?

-Вакыт юк,тыңла. Булат иртәгә сугышка китә. Зинһар өчен, озатырга кил. Ярата ул сине.Синең янга килеп сүз башларга кыймый ахры.Үзең беләсең бит инде, мәхәббәт турына килеп җиткәндә һәммә кеше аңлашылмаучанлыклар белән очраша. Кирәкмәгән сүзләр әйтеп сине кабат үпкәләтермен дип курка ул. Син, бу горур үпкәләшүне җиңә аласың. Мин сине бик яхшы беләм классташ. Син тиеш аның белән очрашырга. Ишетәсеңме, тиеш !Син яса беренче адымны.! Иманым камиль, уйларында гел син, тик сине генә уйлап борчылып яши ул.

-Сугышка?..Тукта, бу башка сыя алмаслык әйбер,нишләп ул?-дип гаҗәпләнде, кичке салкынны да тоймыйча яланаяк торучы Камилә.

-Камилә, суз бир, киләм диген. Юкса, соңыннан укенечкә калуы бар..Мин әйткәнне әйтмә инде үзенә , ярыймы, үзең беләсең, безнең классташ, мәктәптә дә миңа яный башлаган иде. Арада сүз йөрткән кешене берәү дә өнәми бит. Мин тик яхшы нияттән генә . Бик тә килешеп торасыз бит сез бер-берегезгә. Чын йөрәктән сезнең бергә булуыгызны телим. Мин киттем. Иртәгә иртүк Булатларга кил, сау бул! — дип рәшәткә аркылы сикереп, Ислам күздән юк та булды.

    Камилә озак кына әле урамда торды. Башында тик Булат һәм татлыдан- татлы мизгелләр генә иде. Күк йөзенә карап бик озак торды. Йолдызлардан да Булатының исеме җыела кебек тоелды аңа.

    Камилә сикереп торды да, өйгә йөгерде. Анда ул дәу әнисенең сандыгыннан ниләрдер табып алып, таң атканчы селкенмичә дә талгын уйга батып утырды да утырды.

    Әлфинур йокысыннан торышына, Камилә инде киенеп, чыгып китәргә әзерләнеп куйган иде. Камилә әнисенең уянганын куреп,күңелендәге сүз тезмәләрен аңлатыр өчен сүзләр эзли башлады.

   -Әни..Мин..Теге..Булат бит..,- дип мыгырдана башлады кыз.

   -Кирәкми, кызым. Мин кичә барысын да ишетеп тордым, төне буе йокламаганыңны да беләм. Кая күрсәт, матур булдымы соң? Искиткеч, кызым.. Камилә, балам, дөрес эшлисең, бар, кызым, бар. Алла боерган булса, кайтыр. Ходай гашыйкларны аермый ул. Бар, кызым, соңга кала күрмә.

   Камилә өйдән ук кебек йөгереп чыгып китте. Тамагын төер тырмалап тора, аяклары гәүдәсен тотмый кебек.Тик күңелдә әллә нинди рәхәтлек хисе ургый. Менә Булатның йортлары. Йортта ата  булмаганлыгы сизелми дә иде , бар җире дә тәртипләп  каралган иде. Менә капка төбендә Суфия апа-Булатның әнисе газиз баласын, улын кочаклап тора. Бер адым. Ике. Менә ул кузләр..Купме курешмәгән, тик барыбер онытылмаган, мәхәббәттән оялып та, шашаып та бер-берсенә төбәлгән күзләр…

    — Камилә!? Син !?,- диде.

    Аның йөзләре кинәт балкып китте, кузләре тагын да сөйкемле янып алдылар. Шушы, алдында басып торучы чын “Фәрештә” , чибәр булып үскән зифа буйлы кыздан, җаны- тәне белән өзелеп сөйгән кешесеннән, кузкәйләрен ала алмыйча яна иде егетнең йөрәге.

    -Мин, Булат.. Булат, кичер мине.. Зинһар ,- дип пышылдады кыз.

    Булат Камиләне кайнар кочагына алды. Кыз оялып читкә тайпылды. Егет аңа бик үзгәргән кебек тоелды.Әйе,ул инде хэзерге мизгелдә чын егет иде. Мәктәп арасында очрашып йөргән оялчан егет, чын мәгънәсендә үзгәреп, олыгаеп киткән иде. Кузләрендә җитдилек барлыкка килгэн.Тик шулай да, ул барыбер Камиләнең иптәш малае Булат булып кала бирде.

    -Булат…Үзем тырышып чиккән кулъяулыкны, сиңа дип, мине хәтерләтеп торсын дип сиңа алып килдем. Кабул итеп алчы?!  Йөрәгең турындагы кесәңдә йөрт, ул һичшиксез саклар сине, Аллаһы боерса..

    -Камилә, мин дөрес аңлыйммы? Бу..Бу синең..,- нәрсә әйтергә дә белмәде егет.

   -Әйе,бу минем- сиңа вәгъдәмне аңлата, Булат. Соң аңласам да, аңладым. Мин ялгышканмын, әтием китү кайгысыннан кирәкмәгән сүзләр әйтеп үпкәләттем үзеңне. Мин сиңа, дуска караганда, көчлерәк хисләр кичергәнмен икән. Гафу ит мине зинһар..,-диде Камилә яшьле күзләрен яшереп.

 — Әлбәттә гафу итәм.Камилә, сүз бирәм, мин кайтырымын!Сау бул, озын толымым минем..Көт мине .Хуш әнием, газизем..,- диде дә, ашыгып китеп тә китеп барды ул.

   Камилә әле озак кына Булат киткән юлга карап торды.. Аннан соң ул аларның яратып өчраша торган  урыннарына барды. Башында кинәт балачак мизгелләре йөгереп китте, бар әйтелгән сүзләр, кичерелгән хисләр искә төште. Камилә хушыннан язмас өчен чирәмгә утырды. Күккә карады. Ә күктә..күктә һаман да шул ук болытлар..кырда һаман да шул трактор йөри иде. Ә астарак, бер нәни кызчык белән малай утыра иделәр. Алар башларын өскә күтәреп,бармакларын төртә-төртә нәрсәдер турында сөйләшәләр.Әйе..Бу нәни дуслар аларның, бары тик аларның истәлекле дә, бәхетле дә балачакларын  хәтерләтә иделәр….

Хафизова Айсылу Илсуровна