Физика кабинетында чебен очкан тавыш та ишетелми, контроль эш бара. Бөтенесе тырыша – тырыша эшлиләр. Ләйсәннең генә хәлләре шәптәп түгел. Ник дисәң кыз контроль эшкә бөтенләй әзерләнмәде. Юк, ялкаулыктан түгел. Бары тик Ләйсән кичә мәктәптә түгел иде. Иртә белән температурасы булганга күрә, әнисе аны мәктәпкә җибәрмәде. Кызныңхәле чыннан да мактанырлык түгел иде: борыннан акты, төчкертте, температурасы төшми интектерде. Ярый әле әбисенең халык медицинасы ярдәмгә килде. Ул Ләйсәнгә ни генә эчермәде дә, тәнен ни белән генә умады. Нәтиҗәдә иртә беләнгә Ләйсәннең хәле яхшырды. Температурасы да булмагач, укырга килергә булды. Киләсе елга имтиханнар бирәсе бар бит. Апрель җитсә, ВПР, мониторинглар дия башларлар.
Кичтән хәле әз генә яхшыргач, Ләйсән Мараттан өй эшләрен язып сорады. Тегесе математика белән рус теленнән генә өй эше бар диде. Калганнарыннан әйтеп тормады. Кыз эшен эшли алмыйча кайгырып утырганда, кыңгырау тавышы ишетелде. Кыз бөтенләй коелып төште. Ләйсән, күз яшьләре генә ап-ак дәфтәр битен бирде.
Физика бишенче дәрес иде. Иптәшләре шау-гөр килеп, ашарга төшеп киттеләр. Ләйсән генә төшмәде. Анда ашау кайгысы түгел, башында Маратның гамәле генә иде. Ул зур тәрәзәгә карап, каргаларның шау-шу килгәнең тыңлап тора башлады. Аның күңелендә дә шундый хисләр иде: карганың әче тавышы кебек яңгырый һәм кап-кара каурыйлары кебек кара иде…
Дәресләр бетте. Алсу апа кайтырга кушкач, классташлары кайтып китте. Сыйныфта Марат белән Ләйсән генә калды.. Ләйсән : “Марат, нәрсәгә син мине физикадан контроль эш булмый дип алдадың? Без бит — дуслар. Мин сиңа син аңламаган темаларны аңлатып, син белмәгән эшләрне чишәргә гел булыштым. Син нәрсәгә болай эшләдең соң? Мин бит берни дә эшли алмадым!” — дип кычкырды.
Марат башта берничә минут сүзсез торды. Аннан соң гына сумкасын кулына алды, ишек төбенә килеп, битараф тавыш белән генә: “Ләйсән, мин сине үземнең дустым дип санамыйм. Син физиканы миннән яхшырак беләсең. Минем әти белән әни — физиклар, алар миңа гел сине үрнәкитеп куялар. Мин бу контроль эшне сыйныфта иң әйбәте эшләмәсәм, мине әти белән әни тагын орышырлар иде. Син әзрәк үзеңнең кем икәнеңне кара инде. Кая синең белән мин дус була алыйм ди. Мин синнән файдаландым гына. Ә син шуны да сизмәдең. Сине беренче тапкыр күргәндә бу кыз ятим, ул бернәрсә дә эшли белми дип уйлаган идем. Ләкин бу минем ялгышлыгым булды. Син бик тырыш, миннән акыллырак булып чыктың,” — дип ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Ләйсәннең күзләренә яшь тыгылды. Аяклары тотмас булды,
Шул вакыт сыйныфка Айсаф килеп керде. Айсаф – сыйныфтагы иң тыныч малайларның берсе иде. Малайлар аны санга да сукмыйлар, кушаматы да “Җебегән” аның.
Ләйсәннең елап утырганын күреп, Айсаф кыз янына килде. Кесәсеннән алып кулъяулык сузды:
— Елама, Ләйсән. Тынычлан. Әллә контроль эш өчен елыйсың инде? Кайгырма, үзем аңлатырмын. Син лаборатор эштә булмадың. Шуңа гына аңламагансыңдыр” – диде.
Ләйсән ни әйтергә дә белмәде. Марат хыянәтеннән соң, Айсафның ярдәм итәргә әзер торуы аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте. Ул бүген үзенең иң якын дустының чын йөзен күрде. Һәм бөтенләй чит кешедән таяныч тапты. Бабасы әйткән тормыш мәктәбе шулдыр күрәсең.