XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тормыш истәлекләре

                                       Тормыш истәлекләре

Дөньяда язның беренче аяк эзләре күренә башлаган чак иде: әкрен генә “кыйгак-кыйгак” кыр казлары һәм үрдәкләр туган якларына оча, агачлар көннән-көн тизрәк  яфрак яра, ә талгын җил, салмак кына тирбәтеп, хуш исләрен җиргә тарата. Кош-кортлар да инде уянган; тәрәзә төбенә җыелышкан чебеннәр кояшның җылысында безелдиләр,кошчыклар, утар тирәсендә буталанып, җим ашыйлар. Юлларда ерганаклар ага торган чак, бала-чага шунда көймә агызып уйный, я булмаса таяк тотып суга китер юл ясый.

Минем инде андый чакларым үткән. Быел 17 яшемне тутырдым. Әйе, балалар хәзер бәхетле, эше күп булсада, иң мөһиме илдә тынычлык. “Безнең күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын иде, Ходам”,- диеп мин һәр көнне йокларга ятам. Өйдә бик авыр чаклар булсада, мин бүген бәхетле, чөнки дөньяга яз килде, кояшның җылылыгы минем йөрәгемне үтеп керде, эретте дә, салкын кышны бер мәлдә исемнән чыгарды. Гаиләдә балалар күп булгач, һәммәсенә эш табылып кына тора шул. Бүген миңа ишегалдындагы карларны таратып, ерганаклар ясап, мал-туарны карарга кирәк иде. Мин боларны авыр эш дип тормадым, очып-очып берни белмичә эшләдем. Эх, күңелдә яз, җылылык, дәрт уянды!

Шулай вакыт утә бирде, май айлары килеп җитте. Андагы матурлыкны сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел иде. Беренче чәчкәләр башларын күтәреп кояшка сөенәләр,тюльпаннар эченә кереп утырган кортларга да бәхетле чаклар җитте шул,“эш,эш” дигәндәй шау-гөр килеп алар бал җыя. Төннәре дә җылынды, кичләрен капка төбендә әби-чәбиләр күренә башладылар, яшьләр, гармуннарын тотып, бер-берсенә кунакка, эскәмиядә утырыга, җыр-уеннар оештырырга йөриләр иде. Без дә кайчак алардан калмый идек, шул җырларның моңнарына онытылып, җирдән әллә кайда өстә очкан төсле булып утырдык. Шул утыруларга Розалия исемле кыз да йорде. Без аның белән бер сыйныфта укый идек. Аны күргән саен матурлыгына сокланып бетә алмый идем мин, ул да моны тойгандыр, чөнки мин онытылып аңа караган чагында, ул керфекләре астыннан гына карап, елмаеп куя иде.

Табигать шулай җанлана бирде: май урталарында шомырт агачы бар тирә-якка хуш исен бөркеп, дөньяның барлык бал кортларын җыеп утырды, ә аның артыннан чия агачлары да башларны әйләндерерлек тәмле ис белән безнең авылыбызны тутырды. Без эштән соң һәр кичне матур итеп җырлар, уеннар белән үткәрдек. Һәм шундый кичләрнең берсендә мин Розалияне өенә озатырга булдым. Ул бик оялчан гына карап риза булды. Аның кап-кара күзләре озын керфекләре аша вакыт-вакыт миңа карый иде, мин дә аңа сокланып бардым. “Мин гади авыл малаена шушындый гүзәл кыз карасын инде”,- диеп уйлап бардым мин, икебезнең беребез бер сүз әйтә алмый бардык. Без өй янына килеп җиткәндә төн уртасы булгандыр инде, мин күп уйлап барганнан соң, Розалиягә эндәшергә булдым:

 -Көнең ничек үтте,Розалия? Арыгансыңдыр инде? Мин дә һаман көттерәм үзеңне…

-Юк, әлбәттә,Җәдит, мин арымадым, кичләрен шулай матур итеп үткәрүе үзе бер бәхет бит,-диде ул.

Мин нәрсә әйтергә дә белмичә, аңа текәлеп карап калдым. Аның пешкән чиядәй иреннәре миңа нәрсәдер сөйли иделәр, тик мин үземнең кайда икәнемне дә белми идем ул чакны. Тик бер мәлне һавадан җиргә төшәргә вакыт җитте.

-Ярый, Җәдит, рәхмәт озатуыңа, кайт инде, иртәгә яңгыр булмаса тагын эшләргә, син дә кырга чыгасыңдыр, кайтып ят, көч җый,-диеп, минем җилкәмне какты ул.

-Әйе, ярый, тыныч йокылар, Розалия, син мине гафу ит инде, бәлки мин сиңа сәер тоелганмындыр…

-Була инде ул, Җәдит, өйрәнерсең әле,-диеп елмайды Розалия һәм әкрен генә өенә таба атлады.

Мин өемә кайтып җиткәндә, әтәчләр уянып кояшны сәләмлиләр иде инде. Бу төнне, дөресрәге, иртәне мин йокламадым. Күз алдымда әле һаман Розалиянең кара матур итеп үрелгән толымнары, озын керфекләре, алмадай кызыл бите һәм диңгез кебек тирән күзләре тора иде. Мин әле баягыдай аның исен тойган төсле булып, бар күкрәгемә һава җыям да, күзләремне йомып аны искә төшерәм. Ә урамда  чия, шомырт, сирин чәчкәләре исе дөньяны биләп алганнар.

Кырлар чәчелеп беткәч, июнь айларына да җитештек. Сабантуйлары да гөрләп үтте. Алмагачлар чәчкә атты. Минем йөрәгемдә әле баягы шул төн, безнең беренче төнебез.

Көннәрнең берсендә мин үземдә көч табып, Розалиягә үземнең хисләремне әйтергә булдым. Кичке җыр-уенга барыр алдыннан озак уйлаганнан соң, скрипкамны алып чыгып киттем. Ул шул ук матур, көләч йөзле, чибәр, ягымлы кыз шул түгәрәктә утыра иде. Әзрәк утыргач,без өйләргә таралыштык. Мин Розалия белән киттем. Шулай кайта-кайта ул миңа сорау бирде :

-Нәрсә тоттың син кулыңа, Җәдит?

-Мин,бу..Мин..,-диеп кенә әйтә алдым мин.

-Нәрсә булды, Җәдит? Әллә берәр хәл булдымы, сөйлә әйдә…

-Юк, барысы да әйбәт, тик… Тик минем сиңа әйтәсе сүзем бар…

-Әйтче, сузма әйдә.

Мин Розалиянең кулын тоттым да, аның күзләренә туп-туры карап: “Розалия,син минем йөрәгемне инде күптән борчыйсың, миңа авыр, аңлыйсыңмы… Мин инде күптән җирдә түгел, әллә кайда, еракта. Сине исемә төшергән саен, йөрәгем әллә нишли, күңелем өзгәләнеп сине сагына… Гафу ит мине, Розалия, тик мин сине яратам…”-диеп мин читкә киттем, тик ул яныма килде дә, күзләремә озак карап торганнан соң, мине кочаклап алды.Шатланыргамы, әллә еларга, нәрсә әшләргә үзем дә белмәдем. Ай калыккан иде инде, меңләгән йолдызлар безнең шаһитләребез иде.

-Эй, Җәдит, яраткач ник гафу сорыйсың соң син,-дип көлеп җибәрде Розалия.

Үз күзләремә үзем ышанмыйча, мин әле катып басып калган идем, ә ул күккә карап, айны күзәтә иде. Минут ярым вакыт үткәч, мин скрипкамны алдым да, уйный башладым. Розалия селкенми дә мине тыңлый иде. Уйнап бетерүгә, ул мине янә кочаклады да,оялып читкә китте. Мин артыннан йөгердем.

-Китмә, зинһәр, мин сагынам сине, син янымда булган чакта да, сагынам…

-Кайтырга, Җәдит, дөрес аңламаслар,-диеп пышылдады ул һәм, йомшак кына битемнән үбеп, өенә китте.

Мин шул урынымда озак басып тордым. Бүгенге төнне бәйнә-бәйнә башымнан үткәрдем. “Ул мине битемнән үпте,кочаклады…Розалия, минем Розалиям, мине кочаклады! Мине…” Бүгенгесе көннән без бергә идек, ул минеке, мин аныкы. Мәхәббәтебез көннән-көн үсте, ныгыды. Бер-береңә тугры дус та, яхшы иптәш тә, иң назлы яратучы кеше дә булдык без.

Ул төннән инде бик күп еллар үткән. Мин дә үсеп җиттем, ул да миннән калышмады. Безнең яратуыбыз көннән-көн арта барды, хисләребез канатланды.Бергә гаилә кордык, өйләнештек, матур итеп яши башладык.  Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумында белем алган чорда, Розалия авылда улыбыз белән калды. Үз тормышымның 25 елын укуга гына багышладым. Үземне авыл хуҗалыгында таптым, агроном булып хезмәт иттем. Розалиям дә үзен тапты – балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде.Аннан кайтып үзебезнең 5 балабызны карады. Мин әле монда, әле тегендә эштә булганда, җаным берүзе бар хуҗалыкны алып барды. Бәхетле чакларыбыз шулай үтә бардылар, тик алдагысына мин берничек тә әзер түгел идем…

Кышкы кичләрнең берсендә Розалия сыер савырга чыгып китте, балалар кайсы эштә, кайсы өйдә эш карап йөри иделәр. Күп тә үтмәде, Розалиям безнең яннан киткән иде инде…

Аның үлеме беребезнең дә башына сыймады, “әни,әни” дип елаган балалар бер минутка да яныннан китмәделәр. “Нигә миңа, нигә ул, ник мин түгел?”- дип, йөрдем мин. Тик инде берни дә эшләтеп булмый иде, һавалар минем өскә килеп төшкәч, түзәргә генә кала иде.

Син дөньядан киткәч, минем тормышымның яме синең белән бергә җир астына төшеп югалды… Кәннәрем анда-монда барып, кырлар карап, мәгънәсез үттеләр. Һәр язны учыма тоткан бодай бөртекләрен чәчкән чакта, сине искә алып, синең исемең белән утырттым. Бәлки син шул бөртекләр кебек җирдән шытып чыгарсың дип уйладым. Синсез яшәгән гомерем суга аккан кебек, беркемгә дә кирәкмәгән, борчымаган гомер булып кына калды. Син — язмышымның иң якты йолдызы булып калыккан кешенең берсе һәм син мәңге сүнмәс кебек идең минем өчен. Тик һавалар башкача уйлаган икән шул…

“Син дә юк, балалар да китеп беттеләр, яшәүнең мәгънәсе дә күптәннән синең белән җир астында инде …” Егерме ел… Инде егерме ел узды, бәгърем! Миңа да 80 тулды, тик мин шул безнең беренче төнебез белән яшим, сулыйм әле. Инде күп уйландырыла, тик уйлап кына берни дә кире кайтмый шул… Ник соң мин, җаным, сине ташлап, гаиләмне ташлап, 25 елымны башка шәһәрләрдә, еракта үткәргәнмен соң!?  Ник син мине шунда туктатмадың, Розалиям? Дөньяда син булмагач, ул кырлар нигә соң миңа, нигә бар дөнья, анда син булмагач!?

Инде егерменче яз туган ягыма беренче аяк басты. Агачлар гөрләп чәчкәдә утыралар, кояш, озак торган кышның карларын эретеп, кырларны, басуларны җанландырды. Хәтерлим, май азагында сине озатканымны, алмагачлар чәчкәдә утырганда сиңа сөям дигәнемне. Мин барысында хәтерлим әле. Тик скрипкам да минем кебек картайган инде, кыллары искергән, какшалган. Бар дөнья үзгәрде шул синсез…

Кайтчы, җаным, күземнең нуры, иң якты, җылы кояшым булып кайтчы иркәм яннарыма! Яшик әле, күп еллар буе! Барын да сиңа бирер идем, һәр мизгелне синең белән яшәр идем яңадан! Кичер мине, бәгърем, кичер барысы өчен дә, күз карасыдай сине саклар идем хәзер, иркәм, кулларымда гына йөртер идем…Төшләремдә дә син, уйларымда да, синсез башка беркемне дә күрмим, белмим дә.

                                                             Мин яратам сине, Розалия,

                                                             очрашканга кадәр,

                                                             мәңге синең Җәдитең!          

 

Мифтахова Ильнара Рустемовна