XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тормыш дәвамы

Бүгенге көн шундый матур. Иртәдән үк кояш кыздыра. Менә нинди була икән ул җәйге челлә!

Әтиемнең балыкка җыенганын күрдем дә, апаем белән мине дә алып баруын сорадык. Әтием ризалашты.

Күл буена килеп туктагач та, яшел чирәмдә сары йомшак “йомгак”ларга игътибар иттем. Ана каз яныннан бер генә минутка да китмичә, артыннан ияреп “тәгәри”ләр иде. Без килеп машинадан төшкәч тә, иң беренче булып ана каз безгә ысылдап йөгереп килеп җитте. Ләкин әтием әкрен генә аны читкәрәк куып җибәрде.

— Бигрәк усаллашты бу казлар, күрәсезме, ничек балаларын-“йомгаклар”ын кешеләрдән саклый, — диде әтием.

— Ә без “йомгаклар”мы?- диде сеңлем аңа.

— Әйе, сез әниең белән минем “йомгаклар”ым, — диде әтием һәм кармакларын көйләргә кереште.

Апаем әтием янында бөтерелде, ә мин теге ана казны күзәттем. Бәбкәләре янына килгән бозауны да, башка казларны да бик тиз куып җибәреп, горур гына атлап бәбкәләрен ияртеп йөри иде.

Кинәт, наратлык артыннан куе кара болыт күтәрелде, җил исә башлады. Озак та үтми эре-эре боз яварга кереште. Без машинага кереп качтык.

— Әтием, теге ана каз бәбкәләре белән авылга кайтып җитә алды микән? – дип сорадым мин.

— Юктыр, ләкин борчылма, агач төбендә ышыкланыр ул, — диде әтием.

Бик аз вакыт эчендә җир өсте боз кисәкләре белән капланды. Ләкин кояш чыгуга, эреп тә бетте. Без дә кайтыр юлга чыктык.

Күл буеннан кузгалып күпмедер баргач, олы бер ак өем күрдек. Ул теге ана каз, канатларын җәеп ята иде. Без тиз генә машинадан төшеп, ана каз янына бардык. Ул бер дә селкенмәде, борыныннан кан тамган иде…

Озак та тормый, канатлары астыннан аның сары “йомгак”лары йөгереп чыкты. Бер кыюы әнисенең өстенә менеп басып, канатларын җилпеп кагынды.

Ни генә булмасын, тормыш дәвам итә иде.

Зарипова Алина Ильназовна
Страна: Россия