Сәлим бүген тагын шабыр тиргә батып уянды. Тагын ул төшендә әнисен эзли- эзли хәлдән таеп бетте. Әнисе бер ишектән керә, икенчесеннән чыгып китә. Әйтерсең, Сәлим белән качышлы уйный.
Сәлимнең төне озын: уйланырга вакыт күп. Бәлки, гәүдәсе сызлавына да түзәр иде, җаны авыртуга түзүе бик чамалы.
Ялгышты Сәлим, бик нык ялгышты. Тормыш тәгәрмәчен кирегә әйләндереп булсамы? Бу хаталарны ясар идеме соң ул? Шундый хәлдә калыр идеме? Хәзер инде үкенүдән файда юк. Кылган гамәлләрен, әтисенә үпкәсен, бер гаепсез, бәхетсез әнисен уйламаска , онытырга тырышса да, төшкә кереп тора: онытырга мөмкин түгел.
Сәлимнең балачагы бәхетле булмады шул. Әтисе белән әнисенә бер генә бала булса да, аңа иркәләнеп үсәргә туры килмәде. Әтисе ике көннең берендә хәмер эчеп кайтты. Ул исерек булганда, өйдә кара гауга чыга иде. Әнисе,тиз генә җыена иде дә, каядыр чыгып кача иде. Нигә Сәлимне исерек әтисе белән калдырды икән ул? Әтисе Сәлимгә тимәсә дә , тиз генә дулавыннан туктамый иде . Үсә төшкәч, Сәлим үзе дә өйдән чыгып китә башлады. Әтисе аек көннәрендә өйдә тыныч, рәхәт. Әнисе тәмле ризыклар пешерә, әтисе Сәлимнең укуы белән кызыксына, кич утырып гаилә белән телевизор карыйлар иде.
Сәлимнең балачагы шулай үтеп китте. Әтисе исерек көннәрдә ул өйгә кунарга да кайтмый башлады. Үзе кебек дуслар да табылды. Тәмәке тартырга өйрәнде, сыра кебек эчемлекләрдән авыз итте. Еш кына Сәлим дә кәефләнеп йөрергә өйрәнде. Сыра эчү аңа өйдәге күңелсезлекләрне онытырга ярдәм итә кебек тоелды.
Бер иртәдә Сәлим кайтып керсә, әтисе баш төзәтергә эзләнеп йөри иде. Сәлимнең дә кичәге кәеф- сафадан соң башы чыңлап тора. Әнисе дә “бәйләнеп” маташа ,ичмасам. Сәлим түзеп тормады шул: әтисен типкәли- типкәли кыйнап атты. Әтисен яклашырга килгән әнисенә дә эләкте. Бу күренеш еш кабатлана башлады: бер күтәрелгән йодрык күтәрелә икән. Ата белән бала арасында бәргәләшү гадәти күренешкә әйләнде. Берсендә Сәлим кыйнаудан соң, әтисе аңына килмичә бакыйлыкка күчте.
Төрмәдәге тормыш чыныктырмады Сәлимне. Ул үзендә газаплану хисе дә, үкенү хисе дә тоймады. Әнисе,барлы-юклы акчасын туплап, төрмә юлын таптады. Баласы бит,бәгырь ите, тәм –том ашатасы килгәндер инде. – Улым, без дә рәхәт яшәрбез әле. Кайтырсың бу җирдән, гаилә корырсың,мин сезнең бәбиләрегезне карармын, яңа өйләр салырбыз!,- дип хыялланды ана кеше.
Чыннан да Сәлим бераз ару гына йөрде төрмәдән соң. Бер кыз белән танышты, зур булмаса да, гореф- гадәтләргә туры китереп туйлар ясадылар. Ләкин тыныч тормыш озакка сузылмады. Баласы булу, үзенең әти булу куанычы да туктатмады Сәлимне. Ана теләгән матур киләчәк уйлары челперәмә килде. Сәлим күреп үскән тормыш аның үз гаиләсендә кабатлана башлады.
Килен, түзде- түзде дә , баласын алып китеп барды. Кабат Сәлимнәр ягына борылып та карамады. Бу хәлләр Сәлимнең әнисен нык таушалдырды. Сәлим әнисенә дә кул күтәрә иде. Ана бит, шактый түзде әле бу хәлләргә.
Бер айнып киткән көннәрдә, Сәлим әнисенең юклыгын аңлап алды. Берничә көн күренмәгәч, күрше- тирәләрдән сораштырып чыкты. Ләкин әнисенең кайда икәнлеген беркем дә белми иде. Ул чакта аңа әнисеннән акча гына кирәк иде , дөресрәге. Ананың юкка чыгуына әллә ни борчылмады да ул.
Сәлимнең тормышы дәвам итте. Ләкин ачлы- туклы тормыш, хәмер эчү нәтиҗәсен озак көттермәде: Сәлимнең гәүдәсенең бер ягы хәрәкәтләнми башлады. Дуслар да юкка чыктылар. Күрше халкы әйбәт инде авылда: күрәләтә ачтан үтереп булмый бит кешене. Күршеләре ашатып , эчертеп тордылар үзен.
Көннәр дә, төннәр дә озак үтә Сәлим өчен. Гәүдәсе сызлавы , җан сызлавы белән кушыла. Төшләрендә булса да әнисен табасы килә аның. Юк шул: әнисе аннан кача, сөйләшми. Әнисе белән күрешсә, гафу сорар иде Сәлим.
Кайда икән аның әнисе? Баласы ничек үсә икән? Зур үскәндер инде! Матур тормыш башларга, бәлки, соң түгелдер әле? Барысын өйгә алып кайтыр иде…Җибәрмәс иде…Төзәлер иде… Үкенмәслек итеп яшәргә иде… Мохтаҗ булмас иде…
Әйе, бүген мохтаҗ Сәлим. Сәламәтлеккә, игътибарга, кайгыртуга , әнисенең җылы кулларына, баласының муенына сарылып иркәләнүенә, хатынының күңел җылысына, мәхәббәткә мохтаҗ Сәлим.
Ләкин, үткәннәргә кире юл юк инде.