Туган тел – ул безнең җаныбыз, йөрәк тибешебез. Анда безнең тарихыбыз ята. Туган як кырларында үскән игеннәр шавы кебек сихерле, җилләренең җыры кебек моңлы яңгырый телебез. Әйе, гореф-гадәтләренең дә чагылышы ята анда. Бөек шагыйребез Г. Тукай әйткәнчә: “ И туган тел, и матур тел, әткәм әнкәмнең теле !” Әмма соңгы елларда куңелне борчый торган бер күренеш күзәтелә шул. Күп кенә балалар туган (минем өчен — татар) телләрендә сөйләшүдән туктап баралар… Күп гаиләләрдә татарча сүзләрнең дөрес яңгырашы кими бара. “Туган тел ана сөте белән керә” дигән борынгы әйтем бар, ләкин бу чынбарлыктан ерагая бара …
Мин – гади авыл баласы. Яшьтәшләрем күбрәк рус телендә аралаша, ручса мультфильмнарны күбрәк карыйлар, шул рәвешле аларның теле дә туган теленнән читләшә. Әллә укытучы апам әйткәнчә, татарча китап укымаганга теле саегамы?.. Минемчә, тел аңлашылмаган нәрсәгә, ниндидер чит әйбергә әверелә башлый кебек. Әби-бабайлар оныклары белән татарча сөйләшергә тырышканда, балалар еш кына русча җавап биреп торалар. Әле киресенчә, замана әбиләре балаларын русча өйрәтәм дип вата-җимерә русча сөйләшә. Моны ишеткәндә, йөрәгем авыртудан кысыла. “Теле барның – иле бар” дигән халык мәкале искә төшә. Киләчәктә саф туган телем калырмы, иле яшәрме?
Менә бер вакыйга исемә төште. Мин мәйданчыкта дуслар белән туп белән уйный идем. Безнең арада кунакка кайтучы бик күп балалар бар. Алар төрлесе төрле шәһәрләрдән, тик барысы да — татар кешеләре. Ләкин шунысы кызганыч: алар татарча аңламыйлар, арада бөтенләй белми торганнары да бар. Дәү әниләре алар белән русча сөйләшә, туган телне өйрәтергә дә тырышмый. Мин шаккаттым! Ничек инде үз туган телеңне белмәскә?… Башка телләрне тырыш-тырыша өйрәнәбез бит… Без татарча сөйләгәндә, бу балалар нәрсә турында, кем турында сөйләгәнне аңламыйлар да. Күмәк уеннар вакытында алар безне аңламый, шуңа уенны авыррак уйнарга туры килә. Мин туган телемдә сөйлим, ә алар нәрсә турында сөйләгәнне аңламыйлар да. Дөресен әйткәндә, тырышмыйлар да. Мин соңгы чыдамлыгымны җыеп, барыбер алар белән татарча гына сөйләшергә тырышам. Ни өченме? Чын күңелемнән ышанам: алар барыбер кайбер сүзләрне исләрендә калдырачаклар бит… Шүлчак колагыма күке тавышы ишетелде, аннары карлыгач, саескан, сыерчык… Ишетегез, кешеләр, кошлар да һәрберсе үз туган телендә аңлаша бит. Берсе дә икенчесе белән бутамый. Могҗиза… Ә кешеләр…
Бу фикерләрне озак анализлап, төрле нәтиҗәләр ясап караганнан соң, миндә шундый төпле бер фикер туды: үзебез белән укыган, аралашкан, бергә үскән балалар үз туган телләрендә яратып сөйләшсәләр, җәй көннәрендә дәү әниләре янына кунакка кайтучы бу дусларыбыз да үзләренең газиз туган телләрен олы ихтирам белән көндәлек сөйләмнәрендә даими кулланырлар, яратырлар, сокланырлар һәм җәй буе нинди зур байлык – туган телдә иркенләп сөйләшү бәхетен татырлар иде.