Принято заявок
1028

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Тел- ул мирас

Туган телемнән башлана

Туган илем минем өчен.

Туган телем – минем рухым,

Туган илем – минем көчем.

Минем милләтем – бөек татар милләте. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле.Туган телем язмышы – милләт язмышы. Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси-иҗтимагый проблема булып тора. Чөнки тел – халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан һәм табынган социаль-мәдәни байлыкларының иң кыйммәтлесе һәм иң кадерлесе – зиһен байлыгы. Ана теле яңгырашы белән колакны назласа, ягымлылыгы белән ул күңелне юата, тәэсирлеге белән изгелек хисләре уята. Милләтнең төп күрке – тел һәм моң.

Татар телем! Синең матурлыгың, синең газизлегең, синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырламаган ?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!. Ул – әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкны аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел.

Безнен туган телебез — бик борынгы һэм бай телләрнең берсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теле төрки телләр составына керә. Ул башка телләр арасында үзенең әһаңле аваз составы, искиткеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Ул- зур тарихлы, иң бай һәм камил телләрнең берсе. Тел — ул халык байлыгы. Җир планетасында бик күп халыклар яши. Ул халыкларны бик күп телләр һәм мәдәниятләр берләштерә. һәр милләт үз туган теле белән горурлана. Аларга сокланмый мөмкин түгел, чөнки алар төрлесе төрле, матур, бай. Кечкенәдән үк туган телебез безгә әйләнә – тирәне аңларга, танырга ярдәм итә, тылсымлы дөньяны ача.

«Безнең телебез-бик моңлы тел»- ди халык. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. Телнең нечкәлеген белү өчен, аны һәркөн куллану кирәк.Туган телне белмәү — наданлык. Бу нәрсә, минемчә, телгә һәм үз халкыңамәхәббәт булмаудан килеп чыга. Телне ярату өчен дә аны аңлау, һич югы аңларга тырышу кирәк, диләр. Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау-кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын, — дип яза Фәнис Яруллин. Туган телебезне белү, иркен һәм дөрес сөйләшү, аннан урынлы файдалану-безнең изге бурычыбыз, чөнки ул-газиз ана теле.

Көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән-кими бара, үзебезнең булган сүзләрне кысрыклап чыгару, аларны рус телендәге сүзләр белән алыштырып куллану нәтиҗәсендә телебез ярлылана бара. Телебезгә игътибарсыз, ваемсыз караш, күңелне рәнҗетә торган фактлар аеруча соңгы елларда көчәйде. Бик күп олы яшьтәге әби-бабайлар да авылга кайткан оныклары белән рәхәтләнеп рус телендә сөйләшүләре мине борчый. Ана телен өйрәнү иң элек гаиләдән башланырга тиеш.Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул нигездә балачакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. «Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас»- дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.

Нинди сихри юллар бу! Дөньяда һәр кеше үз телен яхшы белеп, аңа хезмәт итәргә, бозмаска, телне саф, чиста итеп куллана белергә тиеш. Тел – кешенең юлдашы гомерлеккә!

Мин татар кызы, татар баласы булуым белән горурланам..

Туган телдә сөйлим- татар теле

Нәселебез өчен максат ул.

Онытылмасын иде –ди әбием,

Безнең өчен мөһим тел ди ул.

Тел ул-мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш. Әгәр дә телгә карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк. Буыннар чылбыры өзелмәсен дисәң, туган телне өйрәнергә, белергә кирәк. Минем татар телен яхшы белүем әти-әнидән килә. Без гаиләдә ике бала. Өйдә абыем да, мин дә гел татарча сөйләшәбез һәм тел белүнең төп нигезе – гаилә дип уйлыйм. Тел гаиләдә сакланырга, әти-әни баласын татарча фикер йөртергә, өйрәтергә тиеш. Балаларны туган телгә, туган җиргә, табигатькә гашыйк итеп үстерү дә әби-бабай, әти-әни бурычы, чөнки туган тел, туган ил сүзләре һәрвакыт бергә аерылгысыз булып яшиләр. Без дә гаиләбез белән табигатьтә йорергә яратабыз. Болыннарга барып, җәй көне җиләкләр, дару үләннәре җыярга яратабыз, табигатьнең матурлыгына сокланып, хозурланып кайтабыз. Үзем шәһәр кызы булсам да, авылны бик яратам. Җәйге каникулларымны һәм ялларымны авылда үткәрәм. Әбиемнән элеккеге гореф-гадәтләр, йолалар турында сөйләтәм һәм аларны игътибар белән тыңлыйм, төрле кул эшләренә өйрәнәм. Үзем мин бик тырыш укучы. Бишле билгеләренә генә укыйм. Мәктәп тормышындагы туган телемә кагылышлы чараларны яратам һәм анда бик теләп катнашам. Моның сәбәбе-гаиләдә үз телеңдә сөйләшмәү. Бу яктан мин үземне бик бәхетле, чөнки барлык туганнарым белән туган телемдә сөйләшә алам Һәм шуның өчен дә ата-анама, дәү әниләремә рәхмәтлемен. Әнием миңа туган телебездә белем һәм тәрбия бирде. «Мин – татар! – дип горурланып әйтә алам.

-Телне югалту, сезнеңчә, нәрсә ул? Кайсы телдә сөйләшсәң дә барыбер түгелмени? – дип әйтә минем сыйныфташларым. Ә мин алай уйламыйм.Бу хакта Фәнис абый Яруллин киләчәк буынга мәгънәле сүзләр язып калдырган.

Туган телеңне югалту – үзеңне югалту ул. Рус, инглиз телендә генә сөйләшә башлыйсың икән, телисеңме – юкмы син аларның гореф-гадәтләрен, хәтта диннәрен кабул итәсең. Син алар җырын җырлыйсың, ләкин бит синең күңел төбеннән саркылып кергән үз моңың бар. Син алар җырында җиренә җиткереп җырлый алмыйсың, ата-бабаларыңнан саркып кергән моң да өскә калкып чыга алмый, чөнки телнең артикуляциясе үзгәргән.Син инде, үз йөрәгең урынына ясалма йөрәк куйдырган кебек дискомфорт кичергәнсең. Уйландыра торган сүзләр.

Туган тел — тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Аның матурлыгы шагыйрьләр, язучылар өчен генә түгел, барыбызга да кирәк. Әгәр туган телебезне онытсак, балачагыбызда кичергән сөенечләребезне онытачакбыз. Татар теле яшәсен иде. Әйткәнемчә, бик яратам үземнең туган телемне. Тел ул сөйләмдә булганда гына яши. Аралашуда кулланылмаган телләрне саклау авыр.

Халиуллина Наиля Айдаровна
Страна: Россия
Город: Казань