Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тел һәм милләт

Бүген 31 нче май . Равил шатлана-шатлана мәктәптән кайта. Ни сәбәп-ле ? Ул бүген авылга , шушы яшенә җитеп бер тапкыр да күрмәгән әбисе янына кайта .

Икенче көнгә җыенып юлга чыгып киттеләр. Төшке аш турына авылга кайтып җиткәннәр иде инде. Равил йөгереп өйгә керде. Керү белән кычкырып әбисен кочаклады .

— Бабушка , я так рад тебя видеть!

Әби бу баланың бер сүзен дә анламады .

— Нәрсә дидең, балам ?- дип сорады әбисе .

Алар шактый вакыт берни аңламыйча бер-берсенә карап тордылар , чөнки Равил 14 ел шәһәрдә яшәп татарча өйрәнмәгән . Ә әби русча белми.

Әби нишләргә белмичә Равилнең әтисенә шалтыратты .

— Улым , Равил нинди телдә сөйләшә ул ?

— Әни , русча сөйләшә ул.

— Балам, мин бит русча белмим . Нигә сез аңа татарча өйрәтмәдегез ? – диде әби.

— Белә ул , әни . Ояла торгандыр .

— Ярар алайса , — дип трубкасын куйды әби.

— Равил , улым , әйдә чәй эчәбез .

Равил аңлаган шикелле башын селкеде . Ничек инде татарның оныгы татарча белми ? “ Болай булмый бу ” , — дип әби оныгы кайтуга дип әзерләгән тәм-томнарын өстәлгә тезеп куйды. “ Кичекмәстән хатаны төзәтергә кирәк”- диде ул үз-үзенә.

Шул көннән башлап әби оныгын татар ашлары белән сыйларга тотынды: токмачлы аш, бәлеш, бавырсак, өчпочмак, кош теле, чәк-чәк. Оныгы әбисе артыннан сүзләрне кабатлый – кабатлый тәмле ашлар белән сыйланды.

Әби белән онык урманнарның саф һавасын сулап , кошлар сайравын тыңлап, болыннарда хуш исле чәчәкләр арасыннан җиләк җыйдылар , кайнатма ясадылар. Равилгә рәхәт иде. “ Кара әле ”,- дип шаккатты үз-үзенә . Наушник аша тыңланган музыкага караганда табигатьтәге төрле авазлар күңеллерәк икән бит!

Әбисе белән каз бәбкәләрен дә бергәләп караштылар алар . Һәр татарча сүзнне Равил исендә калдырып барды һәм өч атна үтүгә , әбисе белән алар бер-берсен аңлыйлар иде инде .

Алай гына да түгел , намаз укыган ак яулыклы әбисеннән ул берничә дога да өйрәнде. Күңеле ничектер җиңеләеп, чистарып китте.

Китәр вакытта җитте. Тик Равилнең әбисен калдырып китәсе дә килми иде, ләкин аңа барыбер китергә кирәк иде.

Машинага утыру алдыннан :

— Әбием, рәхмәт барысы өчен дә. Тагын икенче елга да кайтырмын ,- дип машинага кереп утырды. Әби бик шат иде, яулык очлары белән күз яшьләрен сортеп алды. Ул үз бурычын үти алганына сөенгән шатлыклы күз яшьләре иде бу.

Шакирова Азалия Ильгамовна
Страна: Россия
Город: село Девятерня