XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Татлы хыял

 

 

                                              Татлы хыял

 Бүген кәефе аеруча да юк иде Гүзәлнең. Чөнки мәктәптә укытучы апалары ниндидер явыз бәндәләрнең тугыз яшьлек кызны көчләп,  үтереп юл читенә ташлап калдырулары хакында сөйләде. И кызганды да соң Гүзәл ул кызны. Ничек инде шул тикле вәхши булырга мөмкин?! Ничек куллары күтәрелде икән? Кемнеңдер газиз баласын юк итәргә аларга кем хокук биргән? Үзәге өзгәләнде, йөрәге парә-парә телгәләнде кызның. Бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләре иренен чылатты. Үзе дә сизмәстән, мондый кансызлык, ерткычлык хөкем сөргән дөньяда яшисем килми минем дип шыңшыды. Тамагына төер утыргандай булды. “Наркоманнар, исерекләр, газиз балаларын ташлап калдыручы аналар булган дөньяда нинди рәхәтлек булсын, теләмим мин мондый дөньяны, башка дөньяда яшәсәм иде”, — дип үксүен дәвам итте ул.

 …Тукта , ни бу? Аның теләкләре кабул булган түгелме? Гүзәл күзләрен чытырдатып йомып кире ачты. Чынлап та, бу ул яши торган дөньяга бер дә ошамаган. Бар җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Кешеләр бер-берсе белән елмаеп исәнләшәләр, хәл белешәләр.

Каршысына елмаеп килүче апаны башта кыз танымыйча торды. Бәй, үзләренең күршесендә яшәүче Сәлимә апасы түгелме? Булмас, кайчан очратсаң да йөзе сытык, авызыннан хәмер исе килеп торучы , ямьсез сүзләр әйтеп орышучы Сәлимә апаны танымаска…

 -Исәнме, Гүзәл сеңлем, хәлең ничек, бүген мәктәптә ничәлеләр алдың?-диде елмаеп апасы.

 Гүзәл өнсез калды, шулай да:

-Рәхмәт, әйбәт,-диде күзләрен зур итеп ачып.

-Әллә күрше апаңны танымыйсың инде?-диде Сәлимә апасы.

Танырлыкмы соң монда хәлләр, дип уйлады кыз, һәм шикләнүләрен сиздермәскә тырышып юлын дәвам итте. Чынлап та, икенче дөнья бит бу дип уйлады ул. Каршысына  гомер буе исереп йөргән авылдашларының ап-аек килеш очраулары, төзек, матур йортларда яшәүләре аны бөтенләй әсир итте. Чын күңеленнән сөенде ул. Йөгерә-йөгерә юлын дәвам итте. Кулларына сыра шешәләре тоткан яшьләрне дә, авызларына тәмәке капкан кешеләрне дә очратмады. Киресенчә, кулларына дисбе тоткан апа-абыйлар, яшьләр елмаеп сәлам бирде аңа. Гүзәл шикле уйларын тарату өчен берсенә сүз катты:

 -Исәнмесез, апа, — диде ул — әйтегез әле зинһар, монда кайдан сыра алып була?

Таныш түгел апа аңа шундый гаҗәпләнеп карады ки, Гүзәл оялуыннан кызарып китте.

-Нәрсә ул сеңлем, минем андый сүзне ишеткәнем юк шул,- диде апа. Кыз кыюланып китте:

-Апа, ә сезгә норкаманнар дигән сүз танышмы соң,-дип сорады. Апасы елмаеп баш селкеде.

-Апа, апа дим, ә сез картлар йортлары, ятим балалар йортлары турында беләсезме?

-Юк сеңлем, белмим шул. Нигә кирәк соң алар. Әти-әниләрне гомерләре беткәнче балалары тәрбияли, ә балаларны әти- әниләре сөеп үстерер өчен алып кайта, ташлап калдырыр өчен түгел. Син, сеңлем, бик сәер күренәсең, әллә нинди чынга ашмастай сораулар бирәсең, ни булды сиңа,-диде.

 -Апа, җаным, мин боларны ишетүемә шатмын, дип сикерде кыз. Димәк бу дөньяда кешеләр бер-берсен рәнҗетмиләр, сугышмыйлар, үтерешмиләр, шулаймы? Димәк, төрмәләр дә кирәк түгел, шулаймы?-дип кабатлады.

 -Бу нинди сүз тагын,-диде апасы.-Ни өчен кешеләр бер-берсен рәнҗетергә тиеш ди. Без барыбыз да Ходай каршында бертигез. Бу дөньяда кунак булып яшәгәндә ни өчен юкка ачуланышырга. Менә шуны аңлап дус-тату яшибез, тормышның кадерен беләбез, рәхәтләнеп эшлибез, ашыйбыз,-диде дә таныш түгел , ләкин инде шулкадәр якын танышка әйләнгән апа юлын дәвам итте.

 Гүзәлнең сөенече иксез-чиксез иде. Ул сикерде, биеде, үзалдына җыр сузды. Аның юлында очраган һәркемне кочаклыйсы килде. Менә ул мин хыялланган дөнья дип сөенде кыз. Шулчак, күршесендә яшәүче Сәлимә апасының каты итеп сүгенгән тавышына уянып китте. Бер мәл аңышмыйча ятты да , кабат үксеп мендәренә ауды…   И, кешеләр, аңыгызга килегез. Бер-берегезнең кадерен белегез, дип кычкырасы килде…

 

 

 

Ибрагимов Камиль Алмазович
Страна: Россия