Татарстаным — син туган ягым!
Тәүге тапкыр яшел чирәменә аяк баскан туган ягым!
Кая гына барсам да, җырларда җырланган туган ягымның зифа каеннары, бормаланып аккан елгалары, челтер сулы чишмә буйлары ерак томан артында калган шаулы балачакның татлы хәтирәләре булып һәрдаим күз алдымда торыр. Диңгездәй тирбәлүче иген кырлары өстендә талпынып-талпынып сайраучы тургайлары, ямьле инеш, елга буйлары, үрдәк-каз бәбкәләре белән чуарланган яшел чирәмле тыкрыклары миңа яшәү өчен көч бирер.
Бездән бик еракта, зур диңгезләр артында, хөрмәләр-апельсиннар үсә торган ямьле җирләр, гүзәллеген күреп таң калырлык Париж, Мадрид, Каһирәләр, Нью-Йорк, Лондон кебек калалар күп булса да, минем өчен иң якыны, илаһи яңгырашлы, бик матур исемле Арча ягы, аның бер почмагында урнашкан искиткеч гүзәл Хәсәншәехым – син минем горурланырлык яшел бишегем.
Мин – табигать баласы. Кечкенәдән үк һәр үскән үләнгә, чәчәккә, агачка сокланып карый идем. Һәр җан иясе күбәләкме ул, гап-гади бер черкиме минем күземә шулкадәр матур булып күренәләр иде. Ирексездән аларга безнең тормышыбызны тулыландырганнары өчен рәхмәт диясе килә.
Табигатьнең матурлыгын чын йөрәгең белән тою өчен кешегә читтә йөреп кайтырга кирәк диеп уйлыйм мин. Сагыну хисе һәрчак ярату белән янәшә йөри. Бары шунда гына кеше үз ягында үскән кәкре каенның да үз җанына ничек якын, кадерле булганын аңлый. Бу — гүзәллекне саклап тоту, тагын да арттыруга үзеннән-үзе этәргеч бирә. Табигатьне ярату – кешегә тау-кыялар күчерерлек көч өсти. Табигатьне сөюче кеше генә, якты дөньяга туарга ашыккан баладай зур таш астыннан чыгарга тилмереп ятучы чишмәләрнең җан авазын йөрәге белән тоя һәм чыгу юлын ача.
Йөрәк түрендә ярату булганда, Җир-Анабызга куркыныч янамас, заман технологиясен яхшы белгән балалар бу җирне гөлбакча итәрләр, челтер чишмәләребезнең саны артыр, сайрар кошлар дәртле җырлары белән яңадан-яңа эшләргә рухландырып торырлар.