Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Татарстан — горур һәм батыр!

Татарстан -горур һәм батыр.

Бу дөньяда бик күп илләр бар

Берсе зур,берсе бик матур.

Әнә шулар арасында,

Татарстан-горур һәм батыр.

Халкым үткән зур сынаулар,

Утта калган,ләкин янмаган

Ниләр генә кичерсә дә

Беркемгә дә ул баш имәгән.

Башка Тукай җиргә тумаган,

Җәлил дошманга баш имәгән,

Илһам кебек беркем җырламаган,

Шамкай кебек беркем көлдермәгән.

Менә шундый илдә яшим мин.

Кара алтын,икмәк илендә

Туган илем минем Татарстан

Сөйләшәм мин татар телендә.

Ахметшин Фарит Альфирович
Возраст: 16 лет
Дата рождения: 27.06.2007
Место учебы: г.Бугульма МБОУ СОШ №16
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Бугульминский муниципальный район
Город: Бугульма