XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Татар теленең сихри моңы.

Хөрмәтле нәнәйләр, картәтиләр, әти-әниләр, бу хикәядә мин китап укуга булган мәдәниятне үстерү “энҗеләрен” яшердем. Сез аларны тапсагыз, балаларыгыз, оныкларыгыз туган телләрен яратырлар, татар милләтеннән булганнары өчен куанырлар, ә ул сезнең кулда диясем килә.

Чәчәкләрдән таралган хуш исне кибетләрдәге бер генә хушбуй да алыштыра алмас иде. Шушы матурлыкка сокланып, аларның гүзәллеген мактарга язгы җырчы кошлар да кушылалар.

Май урталары иде. Бөтен дөнья ап-ак чәчәккә күмелгән. Алмагач, чияләрнең яфраклары да күренми. Каяндыр буш урын табып, яфраклар башларын күтәрмәкче булалар, язгы кояш нурларында чәчәк бөреләре таҗларын ачып җибәрәләр. Ә инде яфракларга, үпкәләп, башларын ияргә генә кала.

Табигать нинди матур! Андый буяулар беркайда да юк, тик табигатьтә генә.

Табигатьнең шул мәлендә нәнәй мине бакчага алып керде. Умарталар белән мәш килгән картәтиемә чәй эчердек тә, үзебез хозурланып, масаеп утырган алмагачлар янына килдек. Алмагач янында бер моң колагыма ишетелде.

— Нәнәй, кемнәр җырлый? — дип сорадым. Ул елмаеп:

— Әнә кортлар, балам, җырлый-җырлый эшлиләр,- диде.

— Ә нәрсә диеп җырлыйлар? Мин җырлаган “Туган тел”не җырлыйлармы?

— Юк, Диләрә тизрәк акыллы булып үс, укырга өйрән, аннан безнең телне аңларсың, диләр,- диде нәнәй.

Ул вакытта миңа 4-5 яшь чамасы иде. Минем тизрәк үсәсем, укырга өйрәнәсем килде.

Икенче көнне әлифбамны сумкама салып, нәнәйләргә укырга өйрәнергә килә башладым. Укырга өйрәнү җиңел түгел икән, ләкин минем бал кортлары телен аңларга теләвем барсыннан да көчлерәк булып чыкты. Минем кечкенә йөрәгемә кошлар да, барлык бөҗәкләр дә туган телем – татар телендә сөйләшәләр кебек иде.Ә мин аларны аңлап бетермим әле.

-Нәнәй, сандугач нәрсә дип сайрый?

-Әфарин, Диләрә, укый белә башлады, дип сайрый,- диде нәнәй. Ә мин бу сүзләргә куанып, икенче көнне тагын да тырышыбрак укырга керешә идем. Нәнәем бигрәк тә хәйләкәр булган бит. Ул әле миңа табышмаклар уйлап килергә куша иде. Ә без әтием белән икәүләп уйлый идек.

-Көе дә бар, җыры да, баллы-татлы сые да, Даниярны чеметсә, аллы-артлы сикертә.- Ул нәрсә, нәнәй?

— Кем булсын, картәтиен. Үзе гармунда да уйный, матур итеп җырлый да. Безне бал белән дә сыйлый, ул инде, ул, Венер картәтиен.

— Дөрес түгел, нәнәй! Бал корты. Картәтиемнең бал кортлары. Ә нәнәем минем күзләремә караган да, мут кына елмая.

Көн дә бакчага чыгуны дәвам итәбез. Кортлар телен аңлый башлаган кебек идем. Кортлар гына түгел, чәчәкләр дә татарча сөйләшә икән.

— Әнә кашкарыйлар, лаләләр сине мактыйлар. Безгә су да сибешә, безнең белән сөйләшер өчен укырга өйрәнергә тырыша, диләр, — дип әйтә иде нәнәй. Шулай булгач, ничек тырышмаска?!

Нәнәемнең әкиятләре дә гел татарча. Әкиятнең геройлары да шул ук бал кортлары, урман хайваннары, хәтта нәнәйнең казлары, кәҗәләре дә әкият геройлары иде. Алар да миңа гел күбрәк китап укырга кирәклеген өндәп әйтәләр, үзенең туган телен яраткан, телен яхшы белгән геройлар барлык авырлыкларны да җиңеп чыгуын аңлаталар иде.

Нәнәй бервакытта да нәрсәнедер көчләп такмый иде, ә күп укыган, туган телне яхшы белгән геройлар нәнәй әкиятләрендә уңышка очрыйлар иде.

Ә инде мәктәп бусагасын атлап кергәч, укытучым-әнием дә шул ук сүзләрне нәнәем сөйләгәнчә, тик азрак икенчерәк, Г.Тукай, А.Алиш, М.Җәлил, Ә.Еники, Р.Гарипов әсәрләре буенча аңлатыр булды. Г.Тукайның шигыренә язылган җырны Финат абыем өч яшемдә өйрәткән. Өйрәнәсем килмәсә дә өйрәндем, чөнки абыемны бик ярата идем. Ничек инде яратмаска, кайткан саен тәмлекәчләр алып кайта, иң беренче алтын алкамны да ул алып бирде бит.

— “Туган тел” татарларның гимны ул.

Тагын бер яңа сүз ишеттем. Гимн. Аны да белергә кирәк.

Илдар абыем “Тәфтиләү”не баянда уйнап җибәреп, Финат абыем җырласа, алмагачлар, бал кортлары гына түгел, ә бар дөнья татар моңына төренгән кебек була иде миңа. Әнә шул моңны күктә йөзеп барган болытлар да туктап тыңлыйлар сыман иде. Ә миңа ничек тыңламаска да, ничек ул сихри моңны аңларга тырышмаска.

Болытлар дигәннән, әнә минем кебек бер кечкенә болыт, шул татар моңын тыңлап, әллә әнисен югалткан, бер тирәдә йөзә дә, йөзә. Әллә мине күзәтә микән?! Нәнәем:

— Аның да синең кебек күп беләсе килә, синнән алдарак укырга өйрәнәсе килә,- ди. Шул болыттан артта каламмы соң, юк тырышырга кирәк. Нәнәй иртәгәгә шул болыт малае турында әкият уйлап килергә кушты. Хәзер кайтам да күзләремне чытырдатып йомып уйлап ятам . Мин шулай уйлаганда әллә нинди матур, маҗаралы уйлар килә.

Көз дә җитте.Әтием-әнием эштә, мин тагын да нәнәем-картәтием “мәктәбендәмен”. Көндезге ашны ашагач, әкият тыңларга дип, нәнәем кочагына чумган идем, тыштан ниндидер авазлар ишетелә башлады.

-Кызым, тор, безнең белән торналар хушлаша,-диде нәнәй.

Без йөгереп тышка чыктык. Чынлап та, һавада киртләч-киртләч юл салып, торналар оча, үзләре “тату торыйк”,- дип кычкыралар иде. Ә иң арттан очып барганы “ачы-ачы” дигән кебек булды миңа.

— Әйе, кызым, туган ил, хәтта кошларга да якын, алар да үз туган яктан китәргә мәҗбүр итә. Шуңа да алар туган якны, туган илне ташлап китүләрен, ачы-ачы, дип кычкыралар,- диде нәнәй. Менә тагын яңалык! Кичә кыр казлары, рәт-рәт булып, тәртип саклап, “кыйгак-кыйгак” дип, киткәннәр иде, бүген инде торналар китә.

Миңа калса, бар дөнья тик татарча сөйләшә иде. Икенче көнне нәнәйгә мин дә табышмак уйлап килдем. Минем кебек, ул да башын катырсын әле:

— Борыны озын, боты озын, камышлыкта көнозын, сазлыкларда ул йөри, “тату торыйк” дип көйли. Ул нәрсә, нәнәй?

— Мин җиңдем! Торна!

Бер көнне нәнәй миңа тагын бер сорау бирде:

— Кызым, нинди өч матур сүз беләсең?

— Мин яраткан иң матур сүз әнием, әтием, илкәем,- дидем.

— Дүртенче сүз дә бар, кызым. Син аны беркайчан да онытма! Ул – туган тел. Безнең туган телебез – татар теле.

Без Башкортстан татарлары, мәккәбез — Казан.

— Кызым, татар белән башкорт гомер буе күрше булып яшәгәннәр. Башкорт-татар уллары һәм кызлары да бердәм, тату булсын. Күрше хакы- тәңре хакы, ди халык мәкале. Бу мәкальне син дә онытма! Казан татарларыннан калышмаска, үзебезнең туган телебезне сакларга, якларга тиешбез. Ә күп белү өчен китапны яратырга , күп укырга кирәк. Татарлар горур, батыр халык. Әнә Мусалар хәтта үлемгә алып барганда да җырлап барганнар. Аның җырлары Моабитның таш диварлары эчендә тынмыйча, калын стеналарын тишеп чыгып бөтен дөньяга яңгыраган. Утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар да, киссәләр дә исән калган, баш имәгән горур татар теле, — ди нәнәй.

Нәнәемнең бу сөйләменнән, үзебезнең Мәккәне — Казанны күрәсем килеп, хыял диңгезенэ чумдым.

Нәнәйнең тагын да кызыклары бар әле:

— Китап ул караурман белән бер. Эченә кергән саен яңадан –яңа яңалыклар ачасың. Шул караурман эченнән чыгу юллары да китапларда,- ди ул.

Бишенче сыйныфка укырга килгәч, мине татар-әдәбиятыннан Альбина Рәзим кызы укыта башлады. Үскән саен карурман эченә ныграк керә башладык. Туган телемнең җир йөзендәге телләр арасында аралашу өчен иң аңлаешлы булган ундүрт телнең берсе икәнлеген белдем. Газиз телебезне ата-бабайларыбыз меңләгән еллар буена саклап, буыннан –буынга тапшыра килгәнен аңладым. “Кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулкадәр күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә”, — ди Альбина апа. Шуның өчен дә без үз телебезне — татар телен үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне өйрәнергә тиешбез. Альбина апа укучыларына энҗе бөртекләрен эзләп табу юлларын да өйрәтә.

Эйе, без татарлар дөнья картасының барлык почмакларында да яшибез, димәк бер җирлектә генә тугел. Безгә, татарларга, туган телебезне саклап калу өчен татулык та, бердәмлек тә кирәк.

Дөньяда иң матур тел — ул туган тел, ди халык . Эйе, халык бик дөрес әйткән. Шушы зур бәхетне югалтмас өчен без үзебезнең туган телебезне сакларга һәм ихтирам итәргә тиешбез. Туган телебезнең көче гаиләдә, әниләребезнең күкрәк сөтендә, нәнәйләрнең әкиятләрендә, шагыйрьләрнең матур-матур шигырьләрендә, үзәкне өздереп җырлаган җырларда сакланадыр ул, мөгаен.

Минем колакта нәнәем өйрәткән дүрт матур сүз: әнием, әтием, Туган ил, Туган тел!

— Кызым, бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

Амирова Диляра Динаровна
Страна: Россия
Город: Агидель