Принято заявок
1328

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Татар халкының моңы

Татар халкының моңы:

Әллүки, Моңлы сазым.

Тукай туган көнендә

Яшәрә җылы язым.

Ә «Туган тел» шигырендә

Күпме сөю, җылылык.

Татарларның — Тукае бар

Безнең иң зур горурлык.

Кечкенәдән бергә — бергә,

Әкиятләр укыйбыз.

Су анасы, Шүрәледән

Куркып йоклый алмыйбыз.

Кызыклы шәкерт, Акбайдан

Шигырь ятлау башлана.

Гали белән Кәҗәгә кара

Дусларыңны ташлама.

Күбәләк, Карлыгыч белән

Без күкләрне гизәбез.

Тукайның һәр шигыреннән

Канатланып үсәбез.

Сабыйга да аңлатылган

Ялган һәм дә чын барлык.

Тормышның һәр вакыйгасын

Бала күңеле аңларлык.

Тукай шигырьләреннән башка

Татар-татар була алмас.

Гасырлар үтсәдә кабат

Тукай башка туа алмас.

Абдуллина Рамзиля Ильфатовна
Страна: Россия
Город: Старый Менгер