Принято заявок
367

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Тамга

Очраклы рәвештә генә килеп чыккан бу очрашу, Сәриянең тормышын тагын да тулыландырды, шатлыгын арттырды, бәхетле итте.

Җәйге ялында Сәрия беренче тапкыр диңгезгә барачак . Бер җыелышта:

“ Иң алдынгы тегүчегә Кара диңгез буена юллама булачак!”- дигән сүзләргә артык игътибар да бирмәгән иде. Беркөнне: “Сиңа юллама бар,”- дигәч, бераз ышанмый да торды. Өйдәгеләр дә бу хәбәргә шатландылар. Ире әле канатландырып та куйды: “Минем миңле гөлкәем мондый юлламага бик лаек , без синнән үрнәк алабыз , горурланабыз”! (Ире аңа бит очындагы миңенә күрә, шаяртып, “ миңле гөлкәем” дип эндәшә.)

Уллары белән ире Сәрияне поездагы урынына ук озатып килделәр. Урыны да бик уңайлы: аскы полкада, тәрәзә янында ук. Алай ерак җирләргә барганы булмагач, Сәрия бераз куркып та калды, ямансу да булып китте.

Поезд тәрәзәсеннән күренешләр алышынып кына тордылар. Матур урман полосалары, иген кырлары, авыллар – бар да артта кала торды.

Юл Сәриянең күңелендә балачак хатирәләрен яңартты, күпме генә тырышса да, бу күңелсез уйлары аның башыннан китмәде. Поезд белән бәйле булгангадыр инде: күпме сулар акса да онытылмый икән шул.

-Сары күбәләгем минем, синең дә, минем дә икебезгә бер тамгабыз бар бит,- дип иркәләде аны әнисе. Нинди тамга турында сүз баруы турында аның уйланганы булды, әлбәттә. Ләкин бу сүзләрнең сәбәбе нәрсәдә булуын ул аңлап бетерми иде.

Аннары аны вагонда калдырып, әнисенең каядыр юкка чыгуы исенә төште, бәгырен айкады, чигәсенә бәрде… Ул вакытта вагон буйлап әнисен эзләп елап арып беткән иде. Бер станциядә аны каядыр алып киттеләр. Аннары балалар йорты…

Сәрия күңелсез уйларын куарга тырышты, тәрәзә артындагы матур табигатьне күзәтте.

Кызык икән поезда бару: ул һәр станциядә диярлек туктый, станция саен әби- чәбиләр сату итә. Кемдер бәйләгән оекбашлар, кемдер банкалы салат, яшелчә, җиләк- җимеш, симәнкә кебек әйберләр алып чыккан. Өчпочмак, шәңгә, вак бәлеш кебек мич ризыклары да бар. Сәрия дә бер станциядә, кечкенә сумкасын култык астына кыстырды да, сатучылар янына ашыкты. Әллә өй ризыгын сагынды да инде : аның өчпочмак , я, һич булмаса,тозлы суда пешкән бәрәңге булса да ашыйсы килеп китте. Рәт буйлап тезелгән сатучылар һәркайсы үз ризыгын мактый.

Сәрия бер олырак апа каршына туктады. Аның башыннан : “Рәхәт тормыштан сату итмидер инде бу апакай , ”- дигән уй узды. Апа пешкән бәрәңге сата.

— Кызым, әле генә пешереп алып килдем, бик тәмле ул,-дип сөйләнә- сөйләнә, ашыгып сумкасыннан чыгара да башлады. Менә ул Сәриягә күтәрелеп карады да чайкалып киткәндәй булды. Кулыннан савыты белән бәрәңгесе дә төшеп китте.

— Сары күбәләгем минем, — диде ул ярымпышылдап. Күзләреннән яшьләре агып төште, иреннәре калтырый иде. Апа кабат сүз әйтә алмады, ул тын гына елый иде.

Сәрия аның йөзеннән таныш чалымнар эзләде, күзләре дә, борыны да-барысы да аңа якын булып тоелды. Аның әнисе түгелме соң бу апа ? Аның да Сәриянеке төсле бит очында миңе бар.

— Икебезгә бер тамга…- дип уйлады ул, апаның битенә карап. Бу

минутта аны кадаклап куйдылармыни: ул тораташ булып катты. Поездның гудок тавышын да ишетмәде, проводникның вагонга чакыруын да, кузгалып киткән поездны да сизмәде хәтта.

Аны ниндидер ләззәтлелек, рәхәтлек биләп алды: аның әнисе бит бу, ул исән, ул аны үзе тапты! Бу күрешү мизгелләрен ул гомере буе көтте. Аның да әниле тормышта яшисе, әни назын тоясы килә иде. Шул арада башыннан мең төрле уй узды: ул хәзер ирен чакырып китерәчәк, әнисен алып кайтачак та өйнең иң түреннән урын бирәчәк, кабат ул аны беркая да җибәрмәячәк, тәмле- тәмле ризыклар белән сыйлаячак… кысып- кысып: “Мин сине көттем, бик сагындым”,- диячәк… Озак еллар аны озата барган , аны борчып торган:- “Әни мине ник калдырып китте икән?”- дигән соравы да җилгә очты. Ул бернәрсәне төгәл аңлады: әнисе хәзер аның белән булачак! Калганы мөһим түгел Сәриягә.

Сәрия уйларынан арынып китте дә:

— Икебезгә бер тамга… – диде, әнисенең бит очындагы миңен сыйпап .

Вильданова Җәмилә МБОУ “СОШ №3” 10 а сыйныфы

Вильданова Джамиля Фаргатовна
Страна: Россия
Город: Набережные Челны