Табигатьне сакла син кеше,
Саксыз һич нәрсәгә кагылма.
Матур, диеп өзмә чәчәкне,
Агачларны берүк сындырма.
Сайрап торсын, сайрар кошларың,
Таш атма аларга, кызганчы.
Япма син аларны читлеккә,
Тәртибең турында уйланчы!
Без сакласак ямьле табигатьтә,
Яшәрләр киләчәк буыннар.
Саф булыр сулаган һавабыз,
Чиста булыр эчәсе сулар.
Безнең бит тирә – як табигать,
Саклауга бик мохтаҗ белегез.
Табигать иң кыйммәт хәзинә,
Сез аның кадерен белегез.