Балан җыям.
Болын буйлап балан җыям,
Җимеше әче икән.
Пешкәч, балан бәлеше дә
Авызда татлы икән.
Балан җыям,кулым кызыл
Төскә кергән икэн бит,
Баланнардай ошаш язмыш
Безгә дә тиң икән бит.
Балан ачы,аны беләм,
Белсәм дә алып кабам.
Әче баланны баллатып,
Салмаклап яши бирәм.
Миләшләр.
Өлгереп килә миләшләр
Кып – кызылга буялып.
Төшкә керәләр якыннар
Төннәремдә буталып.
Тармакланып тулып пешә,
Көзләр җиткәч миләшләр.
Якыннарны озаткач та,
Тәлгәшләп ага яшьләр.
Миләш яфраклары кызыл,
Нигә ул сары түгел?
Көзге миләш яфракларын
Аңлыйдыр моңсу күңел.
Миләшкәем, бер серләшеп
Әйдә, күңел бушатыйк,
Йөрәктәге упкыннарны
Кайтмаслык җиргә атыйк.
Болытлар.
Кара болытлар килеп
Козгә түшәк җәяләр,
Җәйнең йомшак җилләрен
Еракларга куалар.
Болытлар да төрледән
Бизәнгәннәр сөрмәдән,
Берсен-берсе куышып
Йөзәләр киң көймәдә .
Син дә кара, дускаем,
Исең китеп калырлык.
Барчабызга дәрес бирә
Аллах биргән матурлык.
Болытлар белән бергә
Гомерләр алга чаба.
Аллах бирсә, гомер булыр,
Шатланып яшик шуңа.