IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Табигать — туган йортыбыз. Нәсер.

 

                  Табигать – туган йортыбыз.

                                       (Нәсер)

     Һәр кешенең күңел түрендә генә йөрткән изге, самими хисе була. Ул – мәхәббәт. Газиз әти — әниеңә, туган йортыңа, җиреңә, табигатькә. Әлеге хис безне ераклардан чакырып кайтара, җырлар көйләтә, шигырьләр яздыра.            Табигатем! Үзең серле, үзең гүзәл, үзең газиз син! Бүгенге көнгә кадәр әле синең кадереңне аңламаганмын икән мин…

    Язның беренче билгеләре күренүгә яланаяк хәтфә болыннарда йөрергә яратам. Җаныма рәхәтлек, тәнемә шифа бирә торган әлеге хис мине балачактан бирле озата килә. Үз җиремнең хәтфә чирәмнәре кыйммәтле келәмнәргә дә алыштыргысыз икән бит ләбаса. Яратам, чүп үләннәреңә кадәр яратам. Машиналар үтеп киткәч һавага күтәрелгән кара тузаннарыңа кадәр яратам мин синең, газиз җирем! Табигатем минем!!!

    Быел яз соңарып килә. Кышның үз зары. Тау битендә үскән ялгыз каеннарга, авыл урамнарында тезелешеп утырган зифа талларга орынып, китәсе килмичә, зар елый. Күз яшьләре йөгерек гөрләвекләр булып үз юлын таба. Еламсырап атлаган кыш каршына тәмле хушбуйларын сибеп, сыерчыклары, кыр казлары, аккошлары белән Язсылу чыга. Бөтен җир яшәрә… Тик мондый гүзәллек белән бер рәттән җан өшетә торган гамәлләр дә күренә башлый.

     Бүген дә мин яланаяк хәтфә болыннарны буйларга булдым. Нишлисең бит, яраткан шөгылем. Менә зәңгәрсу күзле умырзаялар, менә беренче бәбкә үләннәре, менә…Менә ипи сыныклары… Яраббым! Ипи сыныклары… Җир өстендә кешелекнең иң кадерле, иң газиз ризыгы, күпме тир һәм көч түгеп өстәлләребезне бизәгән икмәк… Кайсыгының кулы барды? Кемнәр сине шушы көнгә төшерде? Ирексездән күзләремә яшь тула. Йөрәгем әрни. Тезләнеп, кадерләп кенә икмәкне алдым, күкрәгемә кыстым. Җир –Анам, гафу ит безне. Гафу ит, гөнахлы кешеләреңне. Сиңа бик  тә, бик тә авырдыр.    

   Болынымны чүптән арындырырга теләп ары сугылам, бире сугылам. Аннан чүп алам, моннан алам. Эх, кешеләр… Үз кулларыгыз белән…Үз кулларыгыз белән бит…

   Хәзер генә аңлыйм. Табигатемнең һәр нәрсәгә үз җавабы бар. Кинәт кенә көчле давыл чыгып кешеләрнең өй түбәләрен алып ташлый, яшен печән чүмәләләренә ут төртә, көчле ташу ихаталарга бәреп керә, өермә-бураннар  бөтен  җирне астын-өскә китерә. “Тимәгез! Газапламагыз мине! Таптамагыз! Рәнҗетмәгез мине!”,- дип кычкырадыр төсле ул безгә. Сөенеп кенә яшисе бүгенге тормышыбызда да нигә без шулкадәр мәрхәмәтсез, куркыныч гамәлләр кылабыз икән соң? Бу нилектән килә? Бик авыр вакытларда да үз канаты астына сыендырган, үз ризыгы – нигъмәтләре белән кешелекне үлем тырнагыннан алып калган Җир-Анабыз безне гафу итәр микән соң?..  Күңел дәфтәремдә шигри юллар языла:

  Сандугачлар никтер сайрамыйлар,

Урмандагы зифа талларда.

Болыннарда тургай туе иде,

Кайда алар хәзер, кайларда?

Карашларым эзли аккошларны,

Кайта иде алар ел саен.

Аккош күле бүген бер ялгызы

Аңлый аны бары куш каен.

Куш каенның берсе авырып тора,

Яралары бик күп тәнендә.

Яраларны кысып бәйләп карыйм,

Рәнҗеткән соң аны кем генә?

Яралар бит озак төзәләләр,

Табигатем, син дә кичерче.

Бернигә дә алыштырмас идем,

Җандай газиз, Туган Җиремне!

   Табигать – туган йортыбыз! Бү сүзләрнең мәңънәсен бөтен кешеләргә  дә

төшендерәсе иде. Без – кешеләр, бер гаилә. Гаиләбездә иминлек, татулык, бер-береңне аңлау булсын иде. Йортыбызны һәрвакыт чистартып, тазартып торыйк. Гөлләребезне яшәртеп, чишмәләребезне сафландырып, җирләребезне тукландырып тору безнең изге бурычыбыз. Кешеләр! Сез мине ишетәсезме? Йортыбызның ямен җибәрмик! Күңелләребезне катырмыйк…Шул вакытта гына җырчы кошларым – сандугачларым кайтып безне моңга күмәр. Күкеләр озын гомер юрарлар. Аккошлар да яраткан күлләренә кайтырлар. Болыннарда тургай туе гөрләп торыр. Җиребезне ләйсән яңгырлары сафландырыр…

   Табигатем! Бүген тагын болыннарыңда яланаяк йөрим. Минем гүзәл җирем. Юанычым. Бөтен серләрем, уйларым, киләчәккә планнарым синдә. Мин синең аерылгысыз сандугачың булып калырмын. Мәңгегә, мәңгегә синеке мин. Аллаһым! Кешеләргә бераз гына шәфкать, михербанлылык бир. Үз җиребез өчен без генә җаваплы…

 Җир җиләге пешкән болыннарда

Яңгырап торсын кошлар җырыгыз.

Булганының кадерен белеп яшик,

Табигать – ул Туган йортыбыз.

                                                     Карамова Эльвира . 3 сыйныф.

 

 

 

 

 

 

Карамова Эльвира Ильсуровна
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 01.01.2004